Суббота, 04.05.2024, 02:57

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Сентябрь » 6 » «Сөт иле – 2011»
13:34
«Сөт иле – 2011»

Тәмле һәм файдалы муллык бәйрәме
Үткән атнада республикабызның башкаласы Уфада гына түгел, район үзәге Чакмагышта да "Сөт иле – 2011” фестивале үтте. Балалар иҗат үзәге оештырган бу бәйрәмнең төп кунаклары башлангыч сыйныф укучылары иде. Өстәмә белем бирү педагоглары Эльмира Зиннәтуллина, Гөлназ Әминева, Фәүзи Камалов, әкият геройлары булып киенеп нәниләрне сөт ризыклары белән таныштырды. Алып баручы Лариса Хәкимова табышмаклар әйттерде, уеннар уйнатты.
Шулай ук сөт ризыкларыннан күргәзмәләр дә бәйрәмне тагы да ямьләде. Яңа Балтач, Яңа Каръуды мәктәбеннән – корот; Аблай, Иске Бәшир – кымыз; Үрнәк, Көсәкәй – эремчек; Тозлыкуш, Сыйрышбаш – сыр; Яңа Коты – йогурт һәм әйрән; Митрә-Әюп – сөт катнашлыгында пирог-кабартмалар; Иске Калмаш – чәй; Тайняш мәктәбе бүгенге көн технологияләре буенча ясалган сөт коктейле белән сыйлады. Ә Юмаш мәктәбе сөтне сепаратор аша үткәреп, каймак аерту серләрен ачты. Нәниләр сөт ризыкларының тәмле генә түгел, файдалы да булуын белде.


Лилия Батталова.
Автор фотосы.
Просмотров: 816 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск