|
|
|
|
Главная » 2011 » Сентябрь » 08
Көз – ярминкәләр чоры. Шимбә, 10 сентябрьдә, район үзәгендәге Чакмагыш элемтә узелы каршындагы мәйданда бал ярминкәсе үткәрелә. Шәхси хуҗалыкта, керәстиян-фермер һәм күмәк хуҗалыкларда умарта балы җитештерүчеләрне әлеге ярминкәгә чакырабыз, рәхим итегез! Римма Рәхимова, муниципаль район хакимиятенең һәм икътисад бүлегенең әйдәүче икътисадчысы.
Просмотров: 475 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 08.09.2011
|
|
Безнекеләр Башкортстан данын яклады Чакмагышта республика күләмендә үткән 1996-1999 елларда туган үсмерләр катнашлыгындагы велоспорт ярышлары атналыгында иң уңышлы чыгыш ясаган яшь спортчылардан Башкортстанның җыелма командасы тупланды. Аның составына балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнгән райондашларыбыз Александар Борисов һәм Таңсылу Бакирова да кабул ителде. 31 августтан 4 сентябрьгә кадәр спортның бу төреннән Самара шәһәрендә уздырылган Русия беренчелегендә башкортстанлылар 34 төбәк командалары арасында икенче урын яулады. Ә шәхси беренчелектә Александр Борисов, җиңүчеләр пьедесталында икенче баскычка күтәрелеп, команда исәбенә иң күп очко туплануга лаеклы өлеш кертте.
Просмотров: 520 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 08.09.2011
|
|
|
|
|
Copyright MyCorp © 2024 |
|
|
|