Суббота, 04.05.2024, 00:54

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Сентябрь » 05
Яшьләргә кайда да юл ачык
Гадәттә авыл җирендә эш юк, дип яшьләр читкә агылуны хуп күрә. Ә безнең "Октябрь” кооперативында, киресенчә, яшьләр авылга тартыла бара. Элек колхозчылар арасында яшьләрдән санаулы гына кеше күренсә, бүген андыйлар утыздан артык. Туган җирендә көч түгеп, лаеклы хезмәт салып, аны баетырга теләүчеләр арта баруы сөендерә.Ә эш юк дип өйдә йокы симертүне хуп күрүче яшь райондашларыма әйтәсе килгәнем шул: "озын берлек”ләр эзләп йөреп, гомерне бушка сарыф итүнең мәгънәсе юк. Һәр кооперативта эше дә, техникасы да җитәрлек, төрлечә ярдәм итеп тә торалар. Авылда кал да, тырышып эшлә генә: йортлы да, мал-туарлы да булырсың, кеше тупсасында гомер кичермәссең.
Азамат Шакиров.
Иске Калмаш авылы.

Просмотров: 468 | Добавил: bikmiew | Дата: 05.09.2011 | Комментарии (0)

Чакмагыш беренче урта мәктәбе элек-электән нигезле белем бирүе, күркәм традицияләре белән данлы. Укучылары югары уку йортларына аеруча күп кабул ителә. Әйтик, Уфа дәүләт авиация техник университетында Чакмагыш районыннан былтыр 57 студент укыган икән, шуның 25се нәкъ шушы белем йортын тәмамлаган булган. Гомумән, әлеге мәгариф учреждениесенең соңгы еллардагы уңышлары сөенечле: предмет олимпиадаларында, бердәм дәүләт имитиханнары тапшырганда, төрле конкурсларда, спорт ярышларында hәм сыйныфтан тыш чараларда ирешелгәннәре сокландыра. Yткән уку елын медальләр алып тәмамлаган 17 егет hәм кызның hәммәсе талип-талибәләр сафына кабул ителгән. Җәйге чорда мәктәп биналарында ремонт үткәрелгән, матди-техник базаны ныгытуга зур игътибар бирелгән. Яңа уку елында 634 бала белем алачак, шуларның 51е беренчегә килә.
Просмотров: 1471 | Добавил: bikmiew | Дата: 05.09.2011 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск