Пятница, 03.05.2024, 21:44

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Сентябрь » 28
Шимбә, 1 октябрьдә, район үзәгендә мәдәният йорты белән мәчет янәшәсендә автомашиналар кую өчен тәгаенләнелгән мәйданда көзге ярминкәләр чоры ачылачак. Үзеннән арткан продукцияне райондашлары белән уртаклашырга теләүче авыл хуҗалыгы кооперативлары, керәстиян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар, эшкуарлар, рәхим итегез! Белешмәләр өчен телефон: 3-18-53.

Муниципаль район хакимиятенең

икътисад бүлеге.

Просмотров: 521 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.09.2011 | Комментарии (0)

Контрольдә тотыла

Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф СӘГЪДӘТУЛЛА УЛЫ Йосыпов белән чираттагы телефон аша турыдан-туры бәйләнеш 19 сентябрьдә үткәрелде. Район халкы бу көнне үзләрен борчыган сорауларны телефон аша җиткерде. Сорау-үтенечләргә шунда ук җавап бирелә барды. Тиз генә хәл итеп булмастайларына соңрак җавап биреләчәк. Алар башкару өчен җаваплы кешеләргә йөкләтелде. Бер сәгать эчендә 23 сорау бирелде. Мәсәлән, Чакмагыштан Р.Вафин һәм Иске Калмаштан Д. Сәлимгәрәев шәхси торак төзелеше өчен җир участогы алу тәртибе белән кызыксынды. Яңа Балтачтан Ч.Ижбулдин җир пайлары турында сорау бирде. Сыерышбаштан З.Хуҗина шәхси торак төзелешен яшьләр программасына кертү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Яңа Котыда яшәүче Т.Басыйрова йортка кабельле телевидение кертүне тизләтергә иде, ди. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Э. Газизова китапханә алдын автомашиналар кую урыны ясадылар, балаларга йөрү бигрәк тә авырлашты, дип, шушы проблеманы хәл итүдә ярдәм сорый. Ул шулай ук Иске Калмаш мәдәният йорты түбәсеннән су агуы турында да әйтте.
Мөрәҗәгать итүчеләр арасында урам юлларын ремонтлау һәм яктыртуда, төзекләндерүдә, чүп-чар түгүдә, башка мәсьәләләр буенча ярдәм сораг ... " Читать дальше "
Просмотров: 419 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.09.2011 | Комментарии (0)

Алар арасында өчесе – безнең район вәкилләре:Чакмагыш балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры ирекле стильдә билбау көрәше буенча Русиянең спорт мастеры Рөстәм Зыякаев һәм аның укучылары - берничә ел элек шушы мәктәптә шөгыльләнгән һәм әлеге вакытта Стәрлетамак физик культура институтында укучы Рөстәм Исламов һәм Уфа педагогия колледжында белем алучы Алмаз Фәйзуллин иде. Көрәшчеләребез мәртәбәле әлеге бәйгеләрдә каушап-югалып калмадылар, киресенчә, бик яхшы күрсәткечкә ирешеп, җиңү яулап кайттылар.

Алмаз Фәйзуллин 68 килораммга кадәр авырлыктагылар арасында бишенче урынны алды. Рөстәм Исламов 90 килограммга кадәр авырлыкта бил алышты һәм, Мәскәү спортчысыннан гына җиңелеп, өченче урынга чыкты. Ул Русиянең спорт мастеры нормативын үтәде. Рөстәм Зыякаев үзенең пәһлеван икәнлеген тагын бер мәртәбә раслады: 100 килограммга кадәр авырлыкта көрәшеп, Осетия спорчысыннан гына җиңелеп, өченче урынны алды. Алар икесе дә 2013 елда Казанда үткәреләчәк Бөтендөнья яшьләренең җәйге олимпиадасында катнашу өчен Русия җыелма командасы составына кертелде. Җиңүчеләр Русия Федерациясе Спорт һәм туризм министрлыгының Мактау грамотасы, бронза медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Баһадирларыбызн ... " Читать дальше "
Просмотров: 665 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.09.2011 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск