Суббота, 04.05.2024, 02:33

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Сентябрь » 6 » Җитмеш төрле һөнәр иясе
13:54
Җитмеш төрле һөнәр иясе

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигәннәре Динар Бәдретдинов кебекләргә карата әйтеләдер, мөгаен. Аның кулыннан килмәгән эш юктыр. Чакмагыш һөнәрчелек лицеенда тракторчы-машинист һөнәренә ия булды, бухгалтерлык белгечлеген үзләштерде. Уфада двигательләр ремонтлау буенча махсус курсларда укыды, автобус, "КамАЗ” двигательләре ремонтлау буенча эшләп, шактый тәҗрибә туплады. Ә үткән ел ук автомобильләр ремонты буенча үзенең эшен ачты. Аның хезмәтеннән мин берничә тапкыр файдаландым инде. Кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә, ул кире какмый: башлаган эшен ташлап, ярдәмгә ашыга, сыйфатлы итеп башкарып та куя. Алтын куллы, уңган егеткә уңышлар гына юлдаш булсын, һәрчак кешеләрне сөендереп, хезмәтенең игелеген күреп яшәсен.

Рәмлә Кәбирова,
район инвалидлар оешмасы җитәкчесе.
Рәзифә Сәхапова фотосы.

Просмотров: 1230 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск