|
|
|
|
Главная » 2011 » Сентябрь » 30
Бүләкләргә лаек булдылар 22 сентябрьдә Кушнаренко районы үзәгендә "Кушнаренко таңнары” дип исемләнгән республика фольклор фестивале үтте. Биредә Башкортстанда яшәүче рус, башкорт, татар, мари, чуваш һәм башка халыкларның халык авыз иҗаты үрнәкләре тәкъдим ителде.
Мәртәбәле бу бәйгедә районыбыз данын балалар сәнгать мәктәбенең өч коллективы яклады. "Энҗеләр” татар фольклоры (җитәкчесе Г.С.Ситдикова), "Дуслык” татар фольклор-хореографик (Э.Ә.Сәетгәрәева) һәм укытучыларның "Наза” башкорт халык уен кораллары (З.Ф.Вәлиуллина) ансамбльләре чыгышлары жюри тарафыннан югары бәһаланып, Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Моннан тыш, югары сәхнә мәдәнияте һәм башкару осталыгы өчен өч коллективыбыз да Республика халык иҗаты үзәгенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
...
" Читать дальше "
Просмотров:
594
|
Добавил:
bikmiew
|
Дата:
30.09.2011
|
|
Чакмагыш балалар-үсмерләр спорт мәктәбендәге тренажер залында 3 октябрьдән авыр атлетика түгәрәге эшли башлый. Күнекмәләр дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә 19-21 сәгатьләрдә үткәрелә. Язылырга теләк белдергәннәр безгә 3-13-92 номеры буенча шалтырата ала. Радик Шәймөхәммәтов,
балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры.
Просмотров:
433
|
Добавил:
bikmiew
|
Дата:
30.09.2011
|
| |
|
|
Copyright MyCorp © 2024 |
|
|
|