Понедельник, 29.04.2024, 04:05

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Октябрь » 18 » Көнүзәк мәсьәлә – малларны имин кышлату
08:07
Көнүзәк мәсьәлә – малларны имин кышлату
Һәр квартал саен терлекчелек буенча район семинар-киңәшмәсе үткәрелә. Чираттагысы "Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында булды. Аның эшендә хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар һәм ветеринар табиблар, участок ветврачлары, зоотехник-селекционерлар, профсоюз комитеты рәисләре, ферма мөдирләре катнашты. Семинар-киңәшмәнең практик өлеше Каран һәм Тайняш сөтчелек фермаларында үтте. Анда катнашучылар фермаларның кышкы шартларда эшләтүгә тулысынча әзер булуын күрделәр. Мал торлаклары яхшылап ремонтланган. Җәйге айларда хуҗалыкта җиде төзелеш бригадасы оештырылып, берничә айда 4,5 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылган. Һәрбер фермада искергән каралтылар алыштырылган, яңа җиһазлар урнаштырылган. Маллар су белән ышанычлы тәэмин ителә.
Шул ук вакытта экономия һәм сакчыллык мәсьәләләренә җитди игътибар бирелгән. Мәсәлән, су белән тәэмин итү системасына сифон җайланмаларын урнаштырганнар. Гади генә прибор, ул суны  системага тигез генә биреп тора. Артыгы идәнгә агып-тамып тормый, су әрәм булмый. Гомумән, хуҗалыкта продукцияне җитештерүгә тотынылган чыгымнарны киметү буенча ныклы эш алып барыла. Әгәр өч ел элек электр энергиясен файдалану гомум чыгымнарның 3-4 процентын алып торса, хәзер ул 2,4 проценттан артмый. Менә суны җылытуны гына алыйк. Бер ел эчендә генә биредә электр энергиясен куллану 45 процентка кимегән. Элек суны зур көчергәнешле ТЭН урнаштырылган савытларда җылыталар иде. Бер ел элек аны утын ягып җылыта башлауга күчергәч, электр энергиясен тотыну сизелерлек кимегән.
Мал торлаклары яхшылап дезинфек-цияләнгән. Бозаулар асралган бинаның агач идәне кызыл балчыкка алыштырылган. Мондый шартларда бүлмәдә микроклимат яхшыра, зарарлы микроблар азая, нәтиҗәдә яшь маллар таза-сау булып үсә. Җәйге-көзге айларда ныклы азык базасы булдырылган, ул малларны уңышлы кышлатып чыгару, бу чорда тотрыклы продукция җитештерү өчен җитәрлек. Һәр фермада "Хозяин” азык тараткычы эшли. Кадрлар мәсьәләсе уңай хәл ителгән.
Фермалардагы хәлләр белән якыннан танышып чыкканнан соң очрашу Тайняш мәдәният йортында дәвам итте. Тәүдә "Герой” кооператив-колхозы рәисе Фәргать Ваһапов фермаларда мал кышлатуга әзерлек барышы, терлекчеләрнең бүгенге мәшәкатьләре турында сөйләп үтте. Аннары муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Алмаз Камалов чыгыш ясап, районда терлекчелек тармагы үсеше мәсьәләләренә тукталды, агымдагы елдагы тугыз айлык эшчәнлек нәтиҗәләрен ишеттерде.
Районда терлекчелек тармагы үсеш юлында. Маллар саны күбәйгән, сөт һәм ит җитештерү  сизелерлек арткан. Район сөт җитештерү буенча ышанычлы рәвештә республикада беренче урында бара. Җаваплы чор – фермалар малларны кышлатуга тулы әзерлектә килә. Мал торлаклары, азык цехлары, сөт саву җиһазлары бүгеннән әзер. Ферма коллективлары терлекче кадрлар белән тулыландырылган. Һәр шартлы малга исәпләгәндә 29 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән. Азыкны рациональ тотынганда ул малларны уңышлы кышлатып чыгу өчен җитәчәк.
Алмаз Венер улы район терлек-челәренең эшләренә анализ ясаганда хуҗалыкларда токымчылык эше торышы, контроль саву оештыру, коллектив килешүләр төзү, мал азыгының сыйфатын тикшерү, рацион буенча баланс-ланган азык ашату хакында да уй-фикерләрен җиткерде.
Район ветеринар станциясе начальнигы Радмир Ямалиев малларны кышкы шартларда асрауга күчерү, маллар арасында йогышлы чирләр таралмасын өчен күрелгән профилактик чаралар, яшь үрчемнең сакланышын тәэмин итү, ашату, микроклимат булдыру һәм башка мәсьәләләр турында сөйләде, киңәшләрен бирде. Токымчылык буенча "Элита” дәүләт муниципаль предприятиесе җитәкчесе Эльвира Сабирова районда малларның токымын яхшырту буенча башкарылган эшләр, хезмәтне саклау, хәвефсезлек буенча баш инженер Рәсим Хаков эш вакытында хәвефсезлекне тәэмин итү буенча таләпләр, терлекчеләр өчен нормаль эш шартлары булдыру, янгын хәвефсезлеге, эш урыннарына аттестация үткәрү һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләделәр.
Муниципаль район хакимияте баш-лыгының беренче урынбасары Ригат Хаҗиев үз чыгышында "Герой” коопе-
ратив-колхозында терлекчелек тарма-гының җитез темплар белән үсеш алуын билгеләде. Сөт җитештерү районда иң югары күрсәткечләрнең берсе булса, соңгы елларда ит җитештерү дә нык артты. Рентабельлелек 32 процент тәшкил итә, бу – районда үрнәк алырлык иң яхшы нәтиҗә.
Биредә хуҗалык эшчәнлегенә даими рәвештә җитди икътисади анализ ясала. Һәр эш участогында керемнәргә һәм чыгымнарга төгәл исәп алып барыла. Үзфинанслау шартларында уңышлы хуҗалык итү нәтиҗәсендә аларның бер генә оешма-учреждениегә дә бурычлары юк. "Эшләре әйбәт булгач, хуҗалыкта терлекчеләрнең хезмәт хакын арттыру турында уйлыйлар бүген”, – диде Ригат Нурый улы һәм геройлыларның эш тәҗрибәсен өйрәнергә чакырды. Чыгыш ясаучы районның терлекчелек тармагы үсешен тоткарлаучы аерым проблемаларга да тукталды, эшне яхшыртуга булышлык итүче тәкъдим-киңәшләр бирде.
Семинар-киңәшмәдә  муниципаль  рай-
он хакимияте башлыгы Риф Сәгъ-дәтулла улы Йосыпов катнашты һәм чыгыш ясады.
Соңыннан агымдагы елның тугыз аендагы эшчәнлеккә йомгак ясалды. Бу чорда терлекчелек тармагында югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәт коллективлары, аерым терлекчеләр акчалата премияләр белән бүләкләнде. Ригат Нурый улы аларны тапшырганда бүләк ияләренә хезмәттә яңа уңышлар, ныклы сәламәтлек, имин тормыш теләде.
Рәшит Вахитов.
Просмотров: 967 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск