Воскресенье, 28.04.2024, 22:54

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Октябрь » 18 » Җиңүчеләргә – бүләкләр
08:09
Җиңүчеләргә – бүләкләр
Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзларының район оешмасы президиумы агымдагы елның 9 аенда хезмәт коллективлары, аерым терлекчеләр арасындагы ярыш йомгакларын караганнан соң алдынгыларны билгеләде.
Терлекчелек продуктларын җитештерүне һәм   сатуны арттырган өчен
Хуҗалыклар арасында
I урын "Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына бирелде, 1 дәрәҗә Диплом һәм 5000 сум күләмендә акчалата бүләкләнде. 
II урынны "Герой” кооператив-колхозы алды, 2 дәрәҗә Диплом һәм 3000 сум.
III урынга "Октябрь” кооперативы лаек булды, 3 дәрәҗә Диплом һәм 2000 сум.
Сөтчелек фермалары арасында 
I урынга "Герой” кооператив-колхозының Владик Локманов җитәкчелек иткән Тайняш сөтчелек фермасы чыкты. Коллектив 9 айда барлыгы 13883 центнер сөт җитештергән. Һәр сыерга уртача савым 5593 килограмм туры килә. Мактау грамотасы һәм 4000 сум премия.
II урын "Базы” кооперативының Мәлих Латыйпов җитәкчелек иткән Калмашбаш сөтчелек фермасы коллективына бирелде. Барлыгы 7863 центнер, һәр сыердан уртача савым 6222 килограмм. Мактау грамотасы һәм 3000 сум.
III урынны "Октябрь” кооперативының Илфат Йосыпов җитәкчелек иткән Иске Калмаш сөтчелек фермасы коллективы яулады. Барлыгы 4567 центнер, уртача савым 5097 килограмм. Мактау грамотасы һәм 2000 сум.
Сөтчелек фермалары мөдирләре арасында
I урын Владик Локмановка бирелде. Ул 2000 сум акчалата премия белән бүләкләнде.
II урынга Мәлих Латыйпов чыкты, 1500 сум.
III урында Илфат Йосыпов, 1000 сум.
Яшь сыер малларыннан артым алу буенча
I урынны "Победа” кооператив-колхозы яулады, һәр терлек тәүлегенә 817 граммга арткан, 3000 сум.
II урынны "Заря” кооперативы яулады, тәүлеклек артым 768 грамм, 2000 сум.
III  урын "Базы” кооперативына бирелде, тәүлеклек артым 748 грамм, 1000 сум.
Машина белән сыер саву операторлары
арасында сөт саву буенча
I урынны "Базы” кооперативыннан Гөлзәминә Ганиева алды, барлыгы 2142 центнер, һәр сыердан уртача 6659 килограмм сөт савып алган. 2000 сум акчалата бүләкләнде. Терлекчесе – Фидус Ганиев, 1500 сум.
II урынга "Герой” кооператив-колхозыннан Гөлсинә Муллаянова чыкты, барлыгы 2236 центнер, һәр сыердан 6388 килограмм, 1500 сум. Терлекчесе – Булат Фәтхетдинов, 1000 сум.
III урында – "Октябрь” кооперативыннан Гүзәл Бикбатырова, барлыгы 2154 центнер, һәр сыердан 5701 килограмм, 1000 сум. Терлекчесе – Рәсүл Шакиров, 800 сум.
4 айга кадәрге бозаулардан артым алучылар арасында
I урынны "Базы” кооперативыннан Әлфия Хуҗина алды, барлыгы 215 центнер, тәүлеклек артым 780 грамм, 2000 сум. Терлекчесе – Илдус Габдуллин, 1500 сум.
II урынга "Победа” кооператив-колхозыннан Резеда Бадамшина чыкты, барлыгы 179 центнер, тәүлеклек артым 797 грамм, 1500 сум. Терлекчесе – Илнур Әхмәтов, 1000 сум.
 III урында "Волга” кооператив-колхозыннан Резеда Әбүбакирова, барлыгы 178 центнер, тәүлеклек артым 732 грамм, 1000 сум. Терлекчесе – Акман Мотыйгуллин, 800 сум.
Терлек симертүчеләр арасында
I урынга "Базы” кооперативыннан Газим Гыйматов чыкты, барлыгы 176 центнер, тәүлеклек артым 1390 грамм, 2000 сум.
II урынны "Заря” кооперативыннан Фазыл Хәйретдинов алды, барлыгы 115 центнер, тәүлеклек артым 1228 грамм, 1500 сум.
III урында — "Победа” кооператив-колхозыннан Зинфир Әһәдуллин, барлыгы 200 центнер, тәүлеклек артым 963 грамм, 1000 сум.

Просмотров: 792 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 neoklad  
0
http://maalofhew.narod.ru - мой сайт

Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск