Четверг, 02.05.2024, 01:21

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Март » 03
Профилактика көннәре
Авылларда профилактика көннәре дәвам итә, чираттагысы 27 февральдә Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсендә үткәрелде. Чараны муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов алып барды.
Тәүдә район үзәк дәваханәсе табибы Урал Рәүзеләнәф улы Ирназаров составында спирт булган эчемлекләрнең кеше организмына китергән зыяны турында тәфсилләп сөйләде. Спиртлы эчемлек (аракы, сыра һ.б.), әгәр аны чамадан тыш күп эчсәң, даими рәвештә куллансаң, кешенең бөтен мөһим органнарына – баш миенә, йөрәккә, ашказанына, бавырга, бөерләргә, эчәкләргә агу буларак йогынты ясый һәм аларны зарарлый. Ахырда авыр чирләргә, яман шеш (рак) авыруына китерә, кешенең психикасын боза һәм, билгеле, бу аянычлы хәлнең азагы күп  очракта  вакытсыз үлем беләм тәмамлана. Эчкечелеккә бирелү аркасында ил буенча ел саен бик күп гаиләләр таркала, балалар ятим кала, җинаятьләр кылына, эштә һәм көнкүрештә тән җәрәхәтләре, имгәнүләр, юлларда аварияләр була. Мәсәлән, Русия  юлларындагы автоһәлакәтләрдә ел саен 35 мең кеше һәлак була, шуларның өчтән береннән артыгы – 13 меңе исерек водительләр гаебе белән кылына. Кыскасы, эчкечелек аркасында илебез гаять зур  матди һәм әхлакый зыян күрә. Спиртлы эчемлекләрнең кеше сәламәтлегенә, илнең үсешенә китергән зыяны турында "Үзеңне сакла!” дигән видеороликта да ачык, аңлаешлы итеп күрсәтелә, тәгаен коточкыч саннар китерелә. ... " Читать дальше "
Просмотров: 776 | Добавил: bikmiew | Дата: 03.03.2014 | Комментарии (0)

Муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында бер төркем райондашларны  бүләкләү тантанасы үткәрелде. Бүләкләрне тапшырыр алдыннан муниципаль район хакимияте башлыгы  Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов кыскача котлау сүзе белән чыгыш ясады.
 Бүген без үзләренең эш урыннарында һәр көнне хезмәтен югары  һөнәри осталык белән, сыйфатлы итеп һәм вакытында башкаручы хезмәткәрләрне бүләклибез. Шунысы шатлыклы, бүләкләнүчеләр арасында икътисадның төрле тармагында эшләүчеләр — табиблар, укытучылар, инженер, мастерлар, гади эшчеләр, муниципаль хезмәткәрләр бар, безнең тормышыбыз нәкъ аларның фидакарь хезмәте аркасында үсеш ала.
Хөрмәтле бүләкләнүчеләр!
Сез барыгыз да һөнәри казанышка – җәмәгатьчелек арасында  танылуга ирештегез. Сезнең абруегез дистәләрчә ел  зур тырышлык һәм югары эш нәтиҗәләре, талант, киеренке хезмәт белән яуланган.
Сез Чакмагыш районын үстерүгә зур өлеш керттегез, кертәсез һәм кертәчәксез. Безнең районның һәм тоташ илебезнең чәчкә атуы өчен   барын да эшлисез. Шул ук вакытта зур җаваплылык  тоясыз. Фидакарь хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт!– диде ул һәм берәм-берәм бүләкләнүчеләргә районыбызның иң зур бүләген – муниципаль районның Мактау грамотасын тапшырды. Ә ... " Читать дальше "
Просмотров: 1422 | Добавил: bikmiew | Дата: 03.03.2014 | Комментарии (0)

Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш Советының чираттагы уникенче утырышы эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, Башкортстан Республикасы Мәгълүмат технологияләре агентлыгы җитәкчесе Илдар Урал улы Ямалов, Башкортстан Республикасы Президенты Хакимиятенең Территорияләр белән эшләү һәм кадрлар сәясәте буенча идарәлеге киңәшчесе (советнигы) Марат Мидхәт улы Гыйләҗев, хакимият башлыгы урынбасарлары һәм хакимиятнең бүлек подразделениеләре җитәкчеләре, район предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм хуҗалыклары җитәкчеләре, суд һәм хокук тәртибен саклау органнары вәкилләре, авыл биләмәләре башлыклары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды. 
Көн тәртибенә тикшерүгә түбәндәге мәсьәләләр чыгарылган иде:
1. 2013 елда Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район хакимиятенең эшчәнлеге турында.
2. 2014 елда Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районында Башкортстан Республикасы Президентының Дәүләт Җыелышы-Корылтайга мөрәҗәгатьнамәсе положениеләрен тормышка ашыру чаралары планын раслау турында.
3. 2013 елда Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муници ... " Читать дальше "
Просмотров: 478 | Добавил: bikmiew | Дата: 03.03.2014 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск