Среда, 01.05.2024, 19:19

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Март » 3 » Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш Советының уникенче утырышы
08:21
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш Советының уникенче утырышы
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш Советының чираттагы уникенче утырышы эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, Башкортстан Республикасы Мәгълүмат технологияләре агентлыгы җитәкчесе Илдар Урал улы Ямалов, Башкортстан Республикасы Президенты Хакимиятенең Территорияләр белән эшләү һәм кадрлар сәясәте буенча идарәлеге киңәшчесе (советнигы) Марат Мидхәт улы Гыйләҗев, хакимият башлыгы урынбасарлары һәм хакимиятнең бүлек подразделениеләре җитәкчеләре, район предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм хуҗалыклары җитәкчеләре, суд һәм хокук тәртибен саклау органнары вәкилләре, авыл биләмәләре башлыклары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды. 
Көн тәртибенә тикшерүгә түбәндәге мәсьәләләр чыгарылган иде:
1. 2013 елда Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район хакимиятенең эшчәнлеге турында.
2. 2014 елда Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районында Башкортстан Республикасы Президентының Дәүләт Җыелышы-Корылтайга мөрәҗәгатьнамәсе положениеләрен тормышка ашыру чаралары планын раслау турында.
3. 2013 елда Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советы эшчәнлеге турында.
4. Русия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Башкортстанда Чакмагыш районы буенча эчке эшләр бүлегенең 2013 елдагы эшчәнлеге турында.
5. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район хакимиятенең эшләр идарәчесе мәгълүматы.
6. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районында Бюджет процессы турындагы положениене раслау турында.
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы Уставына ярашлы, һәр ел бер мәртәбә муниципаль район хакимияте башлыгы Совет алдында хакимият эшчәнлеге турында хисап тота, ә Совет рәисе депутатларны Совет тарафыннан узган елда башкарылганнар белән таныштыра.
Көн тәртибенә чыгарылган беренче ике мәсьәлә буенча муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов җентекле анализланган һәм һәр тармакта ирешелгәннәр турында тәгаен фактлар һәм саннар анык күрсәтелгән тәфсилле чыгыш ясады. Гәзитебезнең киләсе санында без бу чыгышны да, артабангы саннарда Совет рәисе белән башкала кунагы – Мәгълүмат технологияләре агентлыгы җитәкчесенекен дә тулысынча бирәчәкбез.
Артабан Совет рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин узган ел барышындагы эшчәнлекләре белән җентекле таныштырды.
Башкала кунагы – Башкортстан Республикасы Мәгълүмат технологияләре агентлыгы җитәкчесе Илдар Урал улы Ямалов та, сүз алып, узган елда республикабызда ирешелгәннәрне барлады, безнең районның гомумреспублика казанышларына керткән зур өлешен югары бәһалады һәм республика башлыгы Рөстәм Зәки улы Хәмитовның, башка ведомстволар җитәкчеләренең район турында бары яхшы фикердә бәяләмә бирүләре турында белдерде. 
Депутатлар хакимият һәм Совет эшчәнлеге турында яхшы бәһа бирделәр һәм агымдагы елга бил-геләнгән чаралар планын да бертавыштан хупладылар.
Ачыклык һәм үтәкүренмәлелек принципларын, гражданнар, җәмәгать-челек берләшмәләре һәм оешмалар, дәүләт һәм муниципаль органнарның полиция эшчәнлеге турында ачык һәм тулы мәгълүматлар алуга хокукын тулысынча тормышка ашыру максатында Русия Эчке эшләр министрлыгының районнардагы бүлекләре начальниклары муниципаль берләшмәләрнең вәкаләтле органнары алдында хисап тота. Район эчке эшләр бүлегенең 2013 елдагы эшчәнлеге йомгаклары белән җыелучыларны аның начальнигы, полиция подполковнигы Айрат Әнәс улы Хәмидуллин таныштырды.
2013 елда бүлекнең дежур частенда төрле вакыйгалар кылыну турында 3525 (былтыргыдан 371гә әзрәк) гаризалар, хәбәрләр һәм башка төр мәгълүматлар теркәлгән. Алар нигезендә 250 җинаять эше кузгатылган, 684е буенча тикшеренү эшләре башланган, 1538е буенча җинаять эшләре ачудан баш тартылган (тәэсир итүнең башка юллары кулланылган).
Хисап чорында барлыгы 257 җинаять кылыну фактлары теркәлгән, бу исә алдагы елдагыдан 98 очракка (27,6 процентка) кимрәк. Кылынган җинаятьләрне ачу 85,4 процент тәшкил иткән. Аеруча авыр җинаятьләр кылыну очраклары 43,5 процентка кими төшкән. Җинаятьләрнең күпчелеге тән җәрәхәтләре ясау, урлашу, автотранспортка һәм чит кеше милкенә төрлечә зыян салуларга бәйле, ләкин оператив эшчәнлек нәтиҗәләре җәмгыять тормышы кануннарына сыймый торган андый кылыкларның сизелерлек кими баруы турында дәлилли. Шулай ук наркотиклы матдәләрнең законсыз әйләнешенә бәйле 8 җинаять ачык-ланган, хәбәрсез югалган 8 райондашыбыз эзләп табылган (тагын шул ук санда эзләнәләр әле). Икътисадый юнәлештә кылынган җинаятьләр тулысынча ачылган, китерелгән зыян да тулысы белән кайтарып алынган. Төрле тармаклар буенча эшчәнлек нәтиҗәләре турында аерым хисап тотты эчке эшләр бүлеге начальнигы. Шунысы куанычлы: бездә эшен бөтен нечкәлекләренә кадәр белүче чын профессионаллар тупланган, алар "кырын” эшләр кылырга теләге булганнарны һәрчак авызлыкларга, закон таләпләре буенча җаваплылыкка тарттырырга әзер булып, җинаятьчелек үсешенә калкан сыман каршы торалар. Шунлыктан, эшчәнлек күрсәткечләре районыбызда чагыштырмача иминлек тәэмин ителүдә ачык чагыла. Депутатларның, бу юнәлештә фикере дә бертавыштан уңай булды.
Муниципаль район халкы өчен аеруча актуаль, гомумән, районда тотрыклы тормыш тәэмин итү өчен муниципаль район хакимияте, шулай ук шәхсән хакимият башлыгы тарафыннан чыгарылган аеруча мөһим карарлар һәм күрсәтмәләр турында, һәр елдагыча, муниципаль район хакимиятенең эшләр идарәчесе Фәдис Гыйлемҗан улы Бикмөхәммәтов депуптатларга җентекле мәгълүмат җиткерде. Ул да депутатлар арасында фикер аермалыклары тудырмады.
Русия Федерациясе Бюджет кодексына күп үзгәрешләр кертелү сәбәпле, Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының Бюджет процессы турындагы положениесен дә федераль законнарга яраклаштыру таләп ителә иде. Шуларга нигезләнгән аның яңа редакциясен депутатлар каравына муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары – финанс идарәлеге начальнигы Равил Хәмит улы Фәезов җиткерде. Алар тарафыннан яңа Бюджет кодексы турында положениенең яңартылган варианты да уңай бәһа алды.
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш Советының чираттагы уникенче утырышы да әнә шундый мөһим карарлар кабул ителгән эшлекле чара буларак тарихта калды.

Просмотров: 478 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск