Среда, 01.05.2024, 22:28

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Март » 11
5 мартта "Үзәк” машина-технология станциясендә тәгәрмәчле тракторларга техник тикшерү үткәрелде. Әзерлек сызыгына 39 трактор (тугызы "Джон-Дир”, берсе "Нью Холланд”, калганнары — "Беларусь-82”) куелган иде. Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе хезмәткәрләре, һәркайсын җентекләп карап, техник төзеклеген тикшереп чыкты. 
Тормоз системасы, блокировкалау, сигнал утлары, руль, тәгәрмәчләр торышы, утсүндергеч, аптечка белән тәэмин ителүе, документларның, страховканың тәртиптә булуы, тракторның тышкы күренеше – һәммәсе комиссия әгъзаларының игътибар үзәгендә торды, башкарылган эшкә бәһа бирелде. Ачылган кимчелекләр шунда ук бетерелә барды. 
– Биредә Кушнаренко районында эшләүче тракторлар да карала. Әле янә 5 тракторыбыз ремонтта. Аларны да ремонтлап бетергәч, 10 апрель көнендә бездә янә техник тикшерү үтәчәк. Аңа чаклы чит ил тракторларына тәгәрмәчләр кайтарылып урнаштырылачак. Заявка бирелгән. Бүген ачыкланган җитешсезлекләрне дә 10 апрельгә чаклы тулысынча бетерәчәкбез, – ди МТСның баш инженеры Рузил Рамазанов. 
Рәшит Вахитов.
Рәсемдә: техник тикшерү вакытында.
Автор фотосы.
Просмотров: 568 | Добавил: bikmiew | Дата: 11.03.2014 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск