Көндәлек тормышта без барыбыз да – кулланучылар. Көн саен диярлек магазин-кибетләрдән азык-төлек, шулай ук сәнәгать товарлары, көнкүреш техникасы һ.б. сатып алабыз, безгә төрле хезмәт күрсәтәләр. Ә без бу очракта үз хокукларыбызны беләбезме соң? Гәзит укучылар редакциягә төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Бүген без аларның берничә очрагына тукталабыз. Сорауларга Русия кулланучылар күзәтчелегенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең Туймазы, Бакалы, Чакмагыш, Шаран районнары буенча белгеч-экспертлары Ирина Александровна Кашапова белән Лилия Гыймазетдин кызы Бәдретдинова җавап бирә.
Беренче очрак: Магазин киштәсенә куелган товарның хакы бер төрле язылган, ә кассир, товар бәясен үзгәртеп язарга өлгермәдем, дип, ул товар өчен икенче – тагын да югарырак хак ала. Бу – дөресме?
Җавап. Дөрес түгел, кассир сатып алучыдан товар өчен хакны киштәдә шул вакытта ничек күрсәтелгән, шулай алырга тиеш. Касса компьютерында яңа хаклар язылган очракта да, законда каралганча эш итәргә, ягъни акчаны товарда язылган сумманы (артыгын түгел!) исәпләргә бурычлы. Әгәр ул моны эшләми икән, үз хокукыңны яклап, күзәтчелек итү органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки законда кассирның бу эше сатып алучыны алдау дип билгеләнә. Моның өчен административ җаваплылык (1000 су
...
" Читать дальше "
Просмотров: 666 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 17.03.2014
|