Среда, 01.05.2024, 23:48

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Март » 3 » Бергәләп тотынсак кына
10:26
Бергәләп тотынсак кына
Профилактика көннәре
Авылларда профилактика көннәре дәвам итә, чираттагысы 27 февральдә Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсендә үткәрелде. Чараны муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов алып барды.
Тәүдә район үзәк дәваханәсе табибы Урал Рәүзеләнәф улы Ирназаров составында спирт булган эчемлекләрнең кеше организмына китергән зыяны турында тәфсилләп сөйләде. Спиртлы эчемлек (аракы, сыра һ.б.), әгәр аны чамадан тыш күп эчсәң, даими рәвештә куллансаң, кешенең бөтен мөһим органнарына – баш миенә, йөрәккә, ашказанына, бавырга, бөерләргә, эчәкләргә агу буларак йогынты ясый һәм аларны зарарлый. Ахырда авыр чирләргә, яман шеш (рак) авыруына китерә, кешенең психикасын боза һәм, билгеле, бу аянычлы хәлнең азагы күп  очракта  вакытсыз үлем беләм тәмамлана. Эчкечелеккә бирелү аркасында ил буенча ел саен бик күп гаиләләр таркала, балалар ятим кала, җинаятьләр кылына, эштә һәм көнкүрештә тән җәрәхәтләре, имгәнүләр, юлларда аварияләр була. Мәсәлән, Русия  юлларындагы автоһәлакәтләрдә ел саен 35 мең кеше һәлак була, шуларның өчтән береннән артыгы – 13 меңе исерек водительләр гаебе белән кылына. Кыскасы, эчкечелек аркасында илебез гаять зур  матди һәм әхлакый зыян күрә. Спиртлы эчемлекләрнең кеше сәламәтлегенә, илнең үсешенә китергән зыяны турында "Үзеңне сакла!” дигән видеороликта да ачык, аңлаешлы итеп күрсәтелә, тәгаен коточкыч саннар китерелә.
Табиб үзенең чыгышында наркоманиянең, тәмәке тартуның зарары хакында да әйтеп үтте. Мондый афәт-бәлаләргә тарымас өчен кеше иң элек яшьтән үк үзендә ихтыяр көче тәрбияләргә, тормышта очраган авырлыкларга  бирешмичә, алга максат куеп, шуңа омтылырга, рухи-мәдәни яктан бай булырга, актив хезмәт, спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Әмма, ни үкенеч, бөтен кеше дә моңа ирешә алмый шул. Кайберәүләр сәламәт яшәү рәвешен алып барасы урынга кайгысын да, шатлыгын да аракы белән билгели. Ахырда эчкечелек сазлыгына бата.
Бу авыл биләмәсеннән дә район үзәк дәваханәсенең наркология кабинетында исәптә торучылар байтак – андыйлар 21 кешегә җитә. Алар арасында 6 хатын-кыз да бар. Иң күбе Каразиректә: 5 ир-ат, 3 хатын-кыз. Тозлыкуш белән Сыйрышбаш авылларында бишәр кеше исәпкә куелган. Әлбәттә, аларны бу авыр хәлдән коткару чаралары күрелә. Авылларда фельдшер-акушерлык пункты, ә район буенча наркология кабинеты хезмәткәрләре тарафыннан аларның сәламәтлеге, тәртибе даими контрольдә тотыла, тиешле профилактик чаралар күрелә. Шул ук вакытта аракы белән мавыгучы кешенең тирә-ягындагылар – хезмәт коллективы, җәмәгать оешмалары – авылдашлары, күрше-күләннәре һәм, әлбәттә, туганнарының да монда роле бик зур. Бергәләп тотынганда гына бу афәттән котылырга мөмкин. Бәлки республикада үткәрелгән "Аек авыл” акциясендә катнашырга кирәктер? Авылларда дини оешмалар да эчкечелекнең тамырын  корыту юнәлешендә үзенең ныклы сүзен әйтә ала.
 Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның  хокукларын яклау буенча район комиссиясе  сәркатибе Гөлдәр Тимерҗан кызы Имангулова узган елгы күсәткечләр белән таныштырды. Бер елда комиссиянең 12 утырышы үткәрелгән, барлыгы 108  административ  беркетмә төзелгән. 9 кеше ата-ана хокукыннан  мәхрүм ителгән, өчесенең хокуклары  чикләнелгән. Ел дәвамында 12 бала исәптән төшерелгән, әлеге вакытта  27 балигь булмаган бала исәп тә тора. Тозлыкуш авыл  Советы авыл биләмәсендә исәптә торучы бала юк. Шулай да 6 "авыр” гаилә бар, шуның өчесе исерткеч эчемлекләрне күп кулланучылар исәбендә тора.
Комиссия сәркатибе Сыйрышбашта яшәүче дүрт балалы гаиләдәге гыйбрәтле хәлләр турында сөйләде. Кооператив-колхозның өендә яшәүче бу гаиләнең (читтән килеп урнашканнар) тормыш-көнкүреш шартлары начар. Яшь  бала салкын өйдә берүзе торып калган очраклар күп. Өстәвенә, электр миче дә янган килеш кала. Шунлыктан янгын чыгу куркынычы зур. "Мондый гаиләләргә, алар яшәгән йортка күрше-күләннәре дә күз-колак  булып, искә алып, кирәк булса, кулдан килгәнчә ярдәм итеп торсыннар иде”, –  диде ул үзенең чыгышында. Шулай ук хокук бозуларга юл куймау, профилактика-искәртү максатында балаларның кичке 10 сәгатьтән иртәнге 6 сәгатькә кадәр урамда үзләренең генә йөрүләре тыелу хакында да искә төшерде. Төнге вакытта  балигь  булмаган бала өлкәннәр озатуында йөрми икән, моның өчен ата-анасы җавап бирә, аларга  административ штраф салына.
Сүз муниципаль район хакимияте-нең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча бүлегенең әйдәүче белгече Илдар Тәлгать улы Әрдәшировка бирелде. Ул  узган елда районда 32 янгын чыгу очрагы теркәлүе, анда 9 кешенең һәлак булуды хакында әйтте. Бу елның фаҗигале башлануы да аянычлы. Ел башында ике кеше ут-ялкында янып үлде. Бу хәлнең икесе дә шушы авыл биләмәсендә –  Кәшәк һәм Каргалы  авылларында булды. Кәшәк авылындагы  янгынның сәбәпчесе – эчкечелек, ут белән саксыз эш итү.
Чыгыш ясаучы янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре, аларны бозуның күңелсез хәлләргә китерүе хакында мисаллар китереп сөйләде. Аеруча электрүткәргечләрнең һәм җиһаз-ларының искерүе, дөрес үткәрелмәве аркасында янгыннар күп чыга һәм зур зыян китерә. Бу эшләрне үзең түгел, ә электрик-белгечкә ышанып тапшырырга кирәклеген әйтте. Гомумән, электр белән эш иткәндә, мунча якканда бик тә сак эш итәргә, игътибарлы булырга, хәвефсезлек кагыйдәләрен бозуга юл куймаска чакырды. Шулай ук яз җиткәч ихатада, абзар-кура янында чүп-чарны яндыру  тыела.
Ветстанциянең баш ветеринар табибы урынбасары Тәслимә Рәис кызы Халикова малларда йогышлы авырулар һәм аларның  таралуына юл куймау буенча күрелгән профилактик чаралар турында  сөйләде. Экология буенча белгеч Наил Рәшит улы Газизов тирә-як мохитне саклауга кагылышлы уй-фикерләрен әйтте.
Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова авылларда җәмәгать тәртибе,  эчкечелеккә каршы нинди көрәш алып барылуы турында кыскача бәян итте. "Әлеге очрашуда бу юнәлештәге эшләребезгә карата тәнкыйть күп булды. Хәл ителәсе проблемалар җитәрлек. Бездә йорттан законсыз рәвештә аракы сатучылар күп. Аларга да барып җитәрбез. Бүген сезнең алда участок инспекторы чыгыш ясарга тиеш иде, ул  нигәдер килмәде. Менә икенче тапкыр инде җыелышка килми калды. Бу залда авылларыбызның киләчәк язмышы өчен борчылган, битараф булмаган кешеләр утыра, зур  рәхмәт сезгә! Бергәләп эшләсәк кенә уңышка  ирешербез”, – диде ул үзенең чыгышында. 
Профилактика көненә Илгиз Ихсанов  йомгак ясады.
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 776 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск