Четверг, 02.05.2024, 00:02

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Март » 3 » Хезмәтенә күрә — хөрмәте
08:39
Хезмәтенә күрә — хөрмәте
Муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында бер төркем райондашларны  бүләкләү тантанасы үткәрелде. Бүләкләрне тапшырыр алдыннан муниципаль район хакимияте башлыгы  Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов кыскача котлау сүзе белән чыгыш ясады.
 Бүген без үзләренең эш урыннарында һәр көнне хезмәтен югары  һөнәри осталык белән, сыйфатлы итеп һәм вакытында башкаручы хезмәткәрләрне бүләклибез. Шунысы шатлыклы, бүләкләнүчеләр арасында икътисадның төрле тармагында эшләүчеләр — табиблар, укытучылар, инженер, мастерлар, гади эшчеләр, муниципаль хезмәткәрләр бар, безнең тормышыбыз нәкъ аларның фидакарь хезмәте аркасында үсеш ала.
Хөрмәтле бүләкләнүчеләр!
Сез барыгыз да һөнәри казанышка – җәмәгатьчелек арасында  танылуга ирештегез. Сезнең абруегез дистәләрчә ел  зур тырышлык һәм югары эш нәтиҗәләре, талант, киеренке хезмәт белән яуланган.
Сез Чакмагыш районын үстерүгә зур өлеш керттегез, кертәсез һәм кертәчәксез. Безнең районның һәм тоташ илебезнең чәчкә атуы өчен   барын да эшлисез. Шул ук вакытта зур җаваплылык  тоясыз. Фидакарь хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт!– диде ул һәм берәм-берәм бүләкләнүчеләргә районыбызның иң зур бүләген – муниципаль районның Мактау грамотасын тапшырды. Ә бүләк ияләре – чын-чыннан лаеклы кешеләр.
Рим Гамил улы Баянов – "Чакмагыш телевидениесе”  видеооператоры. Эшләгән выкытта үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтте, художестволы фото һәм телесәнгать өлкәсендә теоретик һәм практик тәҗрибәгә, яхшы техник күнекмәләргә ия. Иҗади эшләве, тапшырылган эш өчен югары җаваплылык тоюы белән аерылып тора. Югары һөнәри осталыгы  һәм урындагы телевидениене үстерүгә шәхсән өлеш керткәне өчен бүләкләнде.
Айдар Әнвәр улы Гатауллин – шәхси эшкуар. Хезмәтләндерү өлкәсен үзенең төп эшчәнлеге итеп сайлап, районда беренче булып гомум сәүдә мәйданы 230 квадрат метрлы магазин төзеде, авыл халкын көндәлек  товарлар белән тәэмин итә. Хезмәт сөючәнлек,   киң күңеллелек, таләпчәнлек һәм тыйнаклык — Айдар Әнвәр улын аерып торган сыйфатлар. Ул үз эшенә җаваплы карый,  үзенә һәм хезмәткәрләренә  таләпчән. Эш өчен янып йөри, куелган максатына ирешү өчен оператив рәвештә дөрес карар кабул итә белә. Югары гражданлык позициясе, район хакына  күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 50 яше тулу уңаеннан бүләкләнә.
Гөлшат Мәүләви кызы Кашаева – район үзәк дәваханәсе табибы-акушер-гинекологы. Гөлшат Мәүләви кызын югары профессиональлек, даими камилләшү,   пациентларына карата кечелекле һәм игътибарлы мөнәсәбәт аерып тора. Эштә заманча медицина казанышларын, авыруларны дәвалауның физиотерапевт ысулларын файдалана. Коллективта абруй казана. Югары һөнәри осталыгы, сәламәтлек саклау өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 55 яше тулу уңае белән бүләкләнә.
Рөстәм Рәшит улы Сөндеков – район үзәк дәваханәсе табиб-терапевты. Участокта терапевт хезмәте күрсәткечләренең яхшыруы аның эшчәнлегенең нәтиҗәсе булып тора. Рөстәм Рәшит улы үзенең терапия,  наркология һәм табиблык-хезмәт экспертизасы буенча һөнәри квалификациясен  күтәрү  өстендә даими эшли.Район халкы арасында хөрмәт казана. Сәламәтлек саклау өлкәсендә һөнәри осталык, күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 50 яше тулу уңаеннан бүләкләнә. 
Вазих Вәгыйз улы Фәтыйхов – нәсел эше буенча "Элита” предприятиесе техник орлыкландыручысы. Эш дәверендә үзен компетентлы хезмәткәр һәм үз эшенең остасы итеп күрсәтте. Терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча район ярышларында ел саен катнаша. 2013 елда ясалма орлыкландыру буенча район чемпионы исемен алгач, республика конкурсында катнашып, абсолют җиңүче булып танылды һәм беренче урынны алды. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 50 яше тулу уңаеннан  бүләкләнә.
"Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы алдындагы хезмәтләре өчен” күкрәккә тагыла торган билге белән пенсионер, мәгариф ветераны Рәсимә Гыймран кызы Ильясова бүләкләнде. Рәсимә Гыймран кызы бөтен гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлады, Рапат урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде. Шигърият ярата, шигырьләр яза. Аның тарафыннан "Чылтыр чишмә”, "Кыңгырау чәчәк” шигырьләр җыентыгы, "Мин сезнең белән калам”, "Үз ягыма кайтсам” китаплары чыгарылды. Югары гражданлык позициясе, районның җәмәгать тормышында актив катнашуы өчен һәм 65 яше тулу уңаеннан бүләкләнде.
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының Рәхмәт хаты белән төрле өлкәләрдә эшләүче 13 хезмәткәр бүләкләнде.
Алар арасында җаваплылыгы чикләнгән "Сәвәде” җәмгыятенең терлекчелек буенча бухгалтеры Зөмәрә Әлтәф кызы Әхмәтова да бар. Эш вакытында үзен дисциплиналы итеп күрсәтте. Зөмәрә Әлтәф кызы эшне анык планлаштыра, төп юнәлешкә игътибар бирә белә. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләнде. 
Фәнәви Сабир улы Бәдамшин – җаваплылыгы чикләнгән "Бәхтизин” җәмгыятендә бригадирның техника буенча ярдәмчесе. 43 ел эшләү вакытында авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә зур өлеш кертте. Үзенең вазыйфаларын үтәүгә намуслы карый, яшь белгечләрнең тәҗрибәле остазы булып тора. Авылның җәмәгать тормышында актив катнаша, авылдашлары арасында абруйлы. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләнде.
Индира Альберт кызы Гәрәева – Яшьләр үзәге директоры. Эш вакытында үзен сәләтле, инициативалы җитәкче, яхшы оештыручы итеп күрсәтте. Тиешле идарә итү сәләтенә ия, тәгаен максат куя һәм аңа ирешә ала. Эшен районның мәгариф, спорт учреждениеләре белән тыгыз бәйләнештә алып бара. Яшьләр сәясәте өлкәсе учреждениеләре җитәкчеләре арасындагы республика конкурсында беренче урынны алды. Районда яшьләр сәясәте үсешенә зур өлеш керткәне өчен бүләкләнде.
Рәмилә Шәйдулла кызы Гәрәева – шәхси эшкуар. Эшкуарлык эшчәнлеген үстерүгә күп көчен, белемен һәм энергиясен сала.  Рәсимә Шәйдулла кызы районның җәмәгать тормышында актив катнаша, район чараларын үткәрүдә даими шәфкатьлелек ярдәме күрсәтә. Эшкуарлык эшчәнлеген үстрүгә лаеклы өлеш керткәне өчен һәм 60 яше тулу уңае белән бүләкләнде.
Динә Фәһим кызы Габдрахманова күп еллар Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе бухгалтеры, беренче категорияле белгеч булып эшләде. Җаваплы, эшсөяр, таләпчән, хезмәт вазыйфаларын һәрвакыт сыйфатлы һәм үзвакытында башкарды. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен муниципаль район хакимияте  сезгә рәхмәт белдерә.
Зилә Фәһим кызы Газизова – Бәшир авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте баш бухгалтеры. Ун ел эшләү  вакытында үзен җаваплы, максатка омтылучан, инициативалы хезмәткәр, югары квалификацияле бухгалтер итеп күрсәтте. Ул зур эшсөярлеге һәм эшкә иҗади карашы белән аерылып тора. Урындагы үзидарәлек органнарында күпьеллык  намуслы хезмәте өчен бүләкләнде.
Рузил Фәһим улы Миһранов – шәхси эшкуар. Күп еллар дәвамында район халкына көнкүреш техникасын ремонтлау буенча хезмәт күрсәтә. Дисциплиналы,  җаваплы. Үз вазыйфаларын үтәүгә намуслы мөнәсәбәттә. Күпьеллык намуслы хезмәтегез өчен  һәм совет гаскәрләрен Әфганстаннан  чыгаруның 25 еллыгы уңаеннан муниципаль район хакимияте сезгә рәхмәт белдерә.
Алия Фаил кызы Сафиуллина –  район мәгариф бүлеге бухгалтеры. Аңа мобильлелек, оешканлык, эшне җиренә җиткереп үтәү хас. Алия Фаил кызы бухгалтерлык исәбендә һәм хисап бирудә  автоматлаштыру  һәм яңа ысуллар кертү белән уңышлы шөгыльләнә. Һәрвакыт ягымлы һәм кечелекле хезмәткәр, коллегалары арасында хөрмәт казанды. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен  һәм 55 яше тулу уңаеннан бүләкләнде .
Алина Равил кызы Фәрхетдинова – муниципаль район хакимиятенең әйдәүче юрисконсульты. Эш дәве-рендә үзен грамоталы, үз эшен белүче белгеч, эш сөючән һәм үз хезмәтен төгәл башкаручы хезмәткәр итеп күрсәтте. Аны ачыклык, таләпчәнлек, җаваплылык, югары эшсөярлек кебек сыйфатлар аерып тора. Муниципаль район хакимияте район иминлеге хакына күпьеллык намуслы хезмәте өчен сезгә рәхмәт белдерә.
Рамил Наил улы Хәбиров –  "Салкын чишмә” крәстиян-фермер хуҗалыгы башлыгы. Үзенең хезмәт эшчәнлеген авыл хуҗалыгына багышлады. Ел саен милли бәйрәм – район сабан туен әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнаша, "Салкын чишмә” крәстиян-фермер хуҗалыгы призына велоспорт буенча республика ярышларын оештыра. Рамил Наил улы коллегалары һәм халык арасында абруйлы. Намуслы хезмәте һәм районның җәмәгать тормышында актив  катнашуы өчен бүләкләнде.
Ризида Фәнил кызы Хәкимова – Яңа  Коты авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте баш бухгалтеры. Аны нигезләнгән карар кабул итү  сәләте, килеп туган ситуациягә карата тиз һәм төгәл эш итә белү аерып тора. Эшен анык планлаштыра, төп юнәлешкә игътибарны юнәлтә, хезмәт процессын рацианаль оештыра белә. Урындагы үзидарәлек органнарында күпьеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләнде.
Фәнүзә Гыймазетдин кызы Шәфыйкова – райПОның "Башак” сәүдә-җитештерү кулланучылар җәмгыяте берләшмәсе аш пешерүчесе. 30 ел эшләү дәверендә үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтте, сәләтле, эшсөяр. Ул әзерләгән ризыклар үзенең төрлелеге, яхшы сыйфатлы, тәмле булуы белән аерылып тора. Эшендә санитария һәм гигиена кагыйдәләрен төгәл үти. Кулланучылар җәмгыяте системасында югары һөнәри осталыгы, күпьеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләнде.
"Башкортостан уҡытыусыһы” фәнни-педагогик һәм методик журналы редакциясе Мактау грамотасы белән муниципаль районның мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева бүләкләнде.  Ул журнал белән актив хезмәттәшлек итә һәм 2014 елның беренче яртыеллыгына язылуда зур ярдәм күрсәтте.
«Хөрмәтле бүләкләнүчеләр! Мин сезгә үз эшегезне намус белән башкаруыгыз өчен рәхмәт белдерәм, — дип дәвам итте хакимият башлыгы. — Сезнең кебек кешеләрнең бердәмлеге алдында бернинди киртәләр һәм авырлыклар тора алмый. Бүләкләр сезне районыбыз хакына яңа  казанышларга  рухландырыр, дип уйлыйм.
Форсаттан файдаланып, бу залда утыручы ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Бу бәйрәм буыннарның өзлексез бәйләнеше, хәрби  бурычка тугрылык һәм Ватанны сөю символы булып тора.
Хәзерге заманда батырлык һәм намус, ныклылык һәм бурычка тугрылык һәркемгә кирәк, чөнки Ватанга  кулда корал белән генә  хезмәт итеп чикләнү мөмкин түгел. Туган районны, республиканы, илнең чәчкә атуын тәэмин итүче намуслы хезмәт, якын кешеләр язмышы өчен җаваплылык, актив тормыш позициясе һәм тирә-якта булган хәлләргә битараф  булмау – болар безнең дәүләте-безнең  тыныч киләчәге нигезе.
Чын күңелдән барыгызга да уңышлар һәм туган район һәм республика хакына хезмәт  итүдә сүнмәс энергия телим. Бәхет, изгелек һәм иминлек сезгә һәм гаиләләрегезгә һәрчак юлдаш булсын!»
Рәшит Вахитов.



Просмотров: 1422 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск