Воскресенье, 28.04.2024, 23:11

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Май » 30 » Сораулар җавапсыз калмады
13:03
Сораулар җавапсыз калмады
Муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында үткән бу кабул итүгә җиде кеше килде. Сорау-үтенечләр төрле характерда. "Газпром” ачык акционерлар җәмгыятендә акция тотучы дивидентларның ни өчен җибәрелмәве белән кызыксына. 1987-1999  елларда аны алган, ә менә аннан соң нигәдер җибәрмиләр. Иң гаҗәпләндергәне шул: акционерга җәмгыятьтән еллык җыелыш үткәрелүе һәм акцияләргә табыштан акча бүленәчәге турында хат даими килеп тора. Өмет-ышаныч уяткан хатлар бар, ә акчасы юк. Мөнирә Җәмигънур кызы аңа тәүдә "Газпром” җәмгыяте администрациясенә мәсьәләне ачыклауны сорап хат язып җибәрергә кирәклеген әйтте. Аннары килгән җавапка карап эш итәчәкбез, бу мәсьәләдә, һичшиксез, ярдәм итәрбез, дип ышандырды. Фатир-йорт сатуда килеп чыккан аңлашылмаучылыклар турында да мөрәҗәгать итүчеләр булды, аларга ничек дөрес итеп эш итәргә киңәшләр бирелде. Бу хакта кабул итүдә катнашкан муниципаль район хакимияте юристы Эльвина Ринат кызы Хафизова белән фикер алышу булды. Кешеләр күчемсез милек (йорт-фатир, җир участогы һәм башкалар) сатканда яки сатып алганда, ана капиталын файдаланганда төптән, ныклап уйлап эш итми. Хәзер милек базарында һәртөрле алдашулар, аферистлар, мошенниклар күбәйде. Шуңа күрә алданмас өчен бик сак булырга кирәк. Әйтик, договор (килешү) төзегәндә, риелтор сайлаганда зур игътибарлылык таләп ителә. Арада намуссызлар да, үз һөнәрен белмәгәннәр дә очрый, аларга тиешле юридик хезмәт күрсәтмичә генә кешене алдау, зур суммадагы акчасын кулга төшерү берни тормый. Мошенниклар тозагына ел саен бик күп кеше эләгә һәм зур матди һәм әхлакый зыян күрә. Мондый күңелсез хәлләргә тарымас өчен Мөнирә Җәмигънур кызы иң элек риелторның кем, кайдан булуы, репутациясе белән кызыксынырга, аның лицензиясен карарга кирәк дип киңәш итте. Иң ышанычлысы – теләсә нинди таныш булмаган риелторга түгел, ә юридик вәкилгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, диде. Ул эшенең нәтиҗәсе өчен закон алдында җавап бирә. Шулай ук ике яклы килешү төзегәндә дә текст белән ашыкмыйча, җентекләп танышып чыгарга, аеруча вак хәрефләр белән язылганнарны игътибар белән укырга, кирәк булса, юристларга мөрәҗәгать итәргә, диелде.
Өлкән яшьтәге бер апаның хәле башкачарак. Ул улы һәм килене белән бер йортта яши. Әмма балалар әнисе пенсиясенә генә карап торалар, үзләре аерым яшәп, үз-үзләрен тәэмин итү турында уйламыйлар да. Мондый очракта иң элек бергә үзара килешеп-аңлашып, анага картайган көнендә ярдәм итеп, хәстәрлек күреп яшәргә кирәк тә бит. Әгәр яшьләр моны аңларга теләмәсәләр, низаглар чыгарып, элеккечә, кем әйтмешли, "ана җилкәсендә” яшәүне хуп күрсәләр, һич тә түзәрлек булмаса, милек (йорт) хуҗасы булган ана кеше аларны үз өеннән куып чыгарып җибәрергә хокуклы. Анага шул хакта аңлатылды.
Бер ана: "Улым хәрби хезмәткә барудан курка. Нинди очракларда хәрби хезмәт бурычыннан азат ителә?” – дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Аңа да юристлар аңлаешлы итеп тулы җавап бирделәр.
Мондый кабул итүләр квартал саен бер тапкыр даими үткәреләчәк, диде Мөнирә Мөхәммәтшина әлеге очрашу тәмамлангач.
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 510 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск