Понедельник, 29.04.2024, 05:24

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Май » 30 » Һөнәри бәйрәмегез белән!
12:59
Һөнәри бәйрәмегез белән!
Адвокат – бик тә кирәкле хезмәт. Базар шартларында яшәгәч, милекне сату-сатып алуда, үзара килешүләр төзүдә һәм башка бик күп гамәлләрдә закон таләпләрен белеп, төгәл үтәп яшәргә бурычлыбыз. Ә тормышыбызның төрле өлкәләрен көйләүче законнар ел саен бик күп кабул ителә. Аларны баштарак гади кеше генә түгел, хәтта юристлар үзләре белеп бетерми. Дөрес, закон чыгып, ул гамәлгә ашырыла башлагач, аның белән якыннан танышканнан соң күп нәрсә ачыклана. Ничек кенә булмасын, һәр гражданин үз илендә чыккан законнар турында хәбәрдар булырга һәм аларны төгәл үтәргә бурычлы. Монда безгә юрист белгечләр гаять зур ярдәм итә: законнарны аңлата, кисәтә. Ә адвокат турыдан-туры кешеләр мәнфәгатен яклый. Ул судта җинаять яки гражданлык эшләрен караган вакытта гаепләнүчене яклап чыгыш ясый. Һәм, еш кына, ышандырырлык дәлилләр, фактлар, мисаллар табып, эшне хөкем ителүче файдасына юнәлтә. Хәтта аны аклау очраклары да булып тора судларда. Бүген безнең районда 5 адвокат халыкның законлы хокукларын һәм азатлыкларын яклый, юридик хезмәт күрсәтә. Республиканың, хәтта Русиянең төрле төбәкләрендә булып, алар кешеләрне яклап чыгыш ясыйлар. Һәркайсы югары һөнәри осталыкка ия. Гөлнара Әнәс кызы Авзалова 21 ел шушы тынгысыз хезмәтне башкара. Даян Әхсән улы Тимашев та бу өлкәдә күп еллар эшләп бай тәҗрибә туплаган. Марат Мәсгуть улы Гайнанов, Сәлимә Сәхибзадә кызы Ильясова, Артур Альберт улы Гайзетдинов та югары җаваплылык тоеп эшлиләр, халыкка тугры хезмәт итәләр. Нык ышанып, юридик киңәш сорап мөрәҗәгать итүчеләргә ихлас ярдәм күрсәтәләр, четерекле мәсьәләләрдә хәтта Югары судларга барып җитеп, ярдәмгә мохтаҗ клиентларын яклыйлар, төрмәгә утыртудан коткарып калалар. Кулланучылар хокукларын яклау буенча да күп эшләр башкаралар. Вакыт үткән саен адвокат хезмәтенең абруе арта бара. Хәзерге заманда бик күпләр адвокатлар хезмәтеннән файдалана һәм  игелекләрен күрә. Алар беренче чиратта халык вәкиле булып торалар,   яклыйлар. Киләчәктә дә адвокатларга игелекле хезмәтләрендә уңышлар телибез. Шушы тынгысыз эшне башкаручыларга, хезмәт ветераннарына ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез. Һөнәри бәйрәмегез белән!
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 520 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск