28 майда авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча республика видеоселектор киңәшмәсе үткәрелде. Анда муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчеләре һәм белгечләре, күмәк хуҗалыклар рәисләре чакырылган иде. Эшлекле сөйләшүне Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Салават улы Җиһаншин алып барды. Киңәшмәдә республиканың терлекчелек тармагында дүрт айлык эш нәтиҗәләре, сөт җитештерү, мал азыгы хәзерләү мәсьәләләре тикшерелде, бурычлар куелды. Министр урынбасары безнең районны сөт җитештерүне арттыру һәм мал санын тотрыклы саклау буенча уңай яктан билгеләп үтте. *** Бүген җаваплылыгы чикләнгән Байбулат сөтчелек фермасында ясалма орлыкландыру техникларының район бәйгесе үткәреләчәк. 5 июньдә "Базы” кооперативының Иске Почкак сөтчелек фермасында машина белән сыер саву операторлары ярышачак. Бу конкурсларда, һәр елдагыча, барлык хуҗалыклардан иң яхшы һөнәр ияләренең катнашуы көтелә. *** Берничә көн элек кенә биш егетебезне Русия Кораллы Көчләренә озаткан идек. Кичә Юмаштан Рамил Билал улы Сәлишев белән Макар авылыннан Дмитрий Анатольевич Макаровны ил алдындагы бурычны үтәүгә – хәрби хезмәткә озаттык. *** 31 майда 16 сәгатьтә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда 1 июнь – Халык-ара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм үткәрелә. Анда биюче һәм җырчы малайлар һәм кызларның күркәм чыгышлары, кызыклы уеннар, конкурслар, тәмле ризыклар сату оештырылачак.
|