– Алмаз Венер улы, дөрес булса, Ленинград өлкәсе терлекчелек тармагы үсеше буенча Русиядә алдынгы урынны тота. Бу чыннан да шулаймы?
– Әйе, өлкәдә терлекчелек нык үсеш алган. Игенчелеккә караганда анда бу тармакка ныграк игътибар бирелә. Чөнки җәйге айларда биредә яңгырлар еш яуганлыктан, игеннәр өлгереп җитми, шуңа күрә аның яртысын мал азыгы итеп файдаланалар, сенажга салалар. Токымчылык белән җитди шөгыльләнәләр. Ныклы мал азыгы базасы, яхшы токымлы маллар һәм уңайлы эш шартлары – менә шушы өч юнәлештә алар эзмә-эзлекле, максатлы эш алып баралар. Сүземне дәлилләп, берничә генә сан китерәм. Өлкәдә 36 токымчылык заводы, 31 токым-репродукцияләү фермасы бар. Аларда асралган 124313 сыер малының 58824е мул сөт бирүгә сәләтле яхшы токымлы сыерлардан исәпләнә. Узган елда уртача савым токымчылык заводларында – 8104, токым-репродукцияләү фермаларында 6802 килограммга җиткән. Өлкә буенча уртача алганда һәр сыердан 7565 килограмм сөт савылган. Күрүегезчә, анда сөт җитештерү буенча югары нәтиҗәлелеккә ирешәләр.
– Аңлавымча, югары продуктлы сыерларны тулы кыйммәтле тукландыру — балансланган рацион буенча ашату була бит инде. Тагын да гадирәк итеп әйтсәк, сыерның сөте – телендә, диләр бит әле халыкта.
– Анысы дөрес, әмма биредә шунысын да исәпкә алырга кирәк. Яхшы токымлы сыерны, галимнәрнең тикшеренүләре нәтиҗәләреннән чыгып, фәнни нигездә, балансланган рацион буенча ашатсаң, ул сөтне тагын да күбрәк бирергә сәләтле. Әйтик, безнең якта савым сыерына төп азыклар – фураж оны, сенаж, силос күп бирелә. Әгәр шушы бер төрлерәк азыкны төрләндереп, микро-макроэлементлар белән баетып, сыерның физиологик үзенчәлекләренә карап бирсәң, нәтиҗә күпкә яхшырачак, аерма шактый зур булачак. Ә моңа ирешү өчен, әйткәнемчә, фән кушканча ашатырга кирәк. Без әлеге укуларда савым сыерларын нәкъ менә инновацион технологияләргә таянып, фәнни нигезләнгән ашату һәм шуның нигезендә сөт җитештерүне арттыру юлларын өйрәндек. Безгә лекцияләрне төрле галимнәр укыды, шулай да күпчелеген аграр университетның малларны тукландыру кафедрасы мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, РФ Югары һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре Марина Трофимовна Мороз ишеттерде, безнең белән тыгыз бәйләнештә торды. Галимнәрнең һәр сүзен, файдалы киңәшләрен хәтердә калдырырга тырыштык, терлекчелек тармагында соңгы елларда үзебездә һәм чит илләрдә кулланылучы яңа җиһазлар һәм технологияләр белән таныштык.
–Уку программасына кергән лек-цияләр тематикасы белән дә таныштырып үтегез әле.
–Программа терлекчелек тармагы үсеше, аерым алганда сөт җитештерүнең төрле аспектларын исәпкә алып төзелгән, аларның һәрберсен санап чыгу да күп вакытны алыр иде. Шулай да кайберләренә тукталып үтәм. Беренче көнне төшкә кадәр "Селэкс” мәгълүматлары базасын кулланып, терлекчелек җитештерүе эшчәнлегенә икътисадый бәһа бирү үзенчәлекләрен өйрәндек. Төштән соң югары продуктлы сыерларның туклану һәм биоактив матдәләргә ихтыяҗын билгеләүдәге яңалык белән таныштык. Савым сыерларын бозаулар алдыннан һәм бозаулагач, бәйдә чакта һәм бәйсез асраган вакытта, шулай ук таналарны төрле яшьтә тукландыру тәртибе турында да сөйләделәр.
– Димәк, малларны тукландыруны оештырганда компьютер технологияләре киң кулланыла?
– Ансыз бүгенге заманда сөт җитештерүдә, гомумән терлекчелек тармагында берничек тә алга китә алмаячаксың. Заман техникасы һәм технологияләре бу өлкәдә хәзер киң кулланыла. Без, белгечләр, алар белән камил эш итә белергә тиеш. Безнең район фермаларында да, билгеле булуынча, берничә ел инде компьютерлар кулланыла. «Азык рационнары» программасы буенча да эшли башладык. Ләкин аның мөмкинлекләре бик зур. Малларны ашатуда, мәсәлән, без әле аны куллана белмибез. Академиядә безне "Азык рационнары” программасы белән ничек эш итәргә өйрәттеләр. Бу программаны практик эштә куллануның әһәмияте бик зур. Әйтик, сыерның күп төрле физиологик үзенчәлекләрен, мөмкинлекләрен, хуҗалыкта булган азык турындагы мәгълүматларны компьютерга керткәннән соң, шуларга нигезләнеп малларга иң оптималь азык рационын төзергә мөмкин. Азыклар турындагы мәгълүматлар базасы белән эшләү, азык рационнарын һәм кушымталар составын исәпләү, алынган нәтиҗәгә анализ ясау да кызыклы. Сыер маллары өчен югары продуктлы көтүлекләр булдыру, савым сыерларының продуктлылыгын көтүдә прогнозлау, тулы кыйммәтле азык бирелмәгән очракта матдәләр алмашуы бозылуын координацияләү һәм башка күп төрле темалар буенча да лекцияләр тыңладык, файдалы мәгълүматлар алдык.
– Урындагы шартлардан чыгып, компьютер ярдәмендә азык рационы төзергә өйрәндек, дидегез. Аудиториядә уку белән бер-рәттән, сезне терлекчелек фермасына алып бардылармы, теориядә әйтелгәннәрне практикада күрә алдыгызмы?
– Ике мәртәбә Санкт-Петербург шәһәре янындагы терлекчелек фермаларында булдык. 18 апрельдә "Агротехника” токым заводына бардык, анда токымчылык эшен һәм савым сыерларын тәрбияләүне оештыру, югары продуктлы сыерларны ашату белән таныштык, эштә яңалыкларны күрдек. 24 апрельдә "Пригородный” токым заводына алып бардылар. Андагы алдынгы тәҗрибә дә бездә зур кызыксыну уятты. Биредә күргәннәр сокланырлык. Фермалар чиста, бар урында тәртип күзгә ташлана, эштә уңайлы шартлар булдырылган. Заманча корылмаларны, компьютерлаштырылган саву залларын – һәммәсен карап йөрдек, сораулар бирдек, аларга тулы җаваплар алдык. Һәр фермада да ныклы азык базасы булдырылган, сыйфатлы азыкны төрләндереп, төрле катнашмалар, витаминнар, микро һәм макроэлементлар белән баетып, тәмләндереп һәм җитәрлек күләмдә бирәләр. Азык, нәтиҗәле файдаланыла. Менә шулай, фән казанышларын кулланып, ягъни дөрес итеп ашаткач, малларның продуктлылыгы да арта. Тукландыруда биохимик контроль, терлекчелектә икътисадый югалтуларга анализ ясау турында да мәгълүматлар алдык. Кыскасы, сөтчелек тармагын нәтиҗәле алып бару, күбрәк һәм сыйфатлы продукция җитештерү юллары хакында эшлекле фикер алышулар барды.
Соңыннан барыбыз да "Азык рационы” программасын сатып алдык. Академиядә укыган һәм күргәннәр, тәҗрибә алулар киләчәктә эзсез калмас, үзебездә кулланылыш табар, эштә зур файда китерер, дип уйлыйм.
– Мәдәни чаралар үткәрелдеме?
—Ике тапкыр Санкт-Петербургка барып, мәдәни мирасы гаять бай булган шәһәр белән кызыксынып таныштык, берничә музейда булдык. Соклануларның иге-чиге юк, илебезнең төньяк башкаласының бай тарихы, архитектура бизәлеше, бөеклеге һәм матурлыгы бездә зур тәэсир калдырды.
Эш сәфәреннән киләчәктә Чакмагышта катнашазык заводы төзергә кирәк, дигән уй белән кайттым. Бу бик тә кирәкле. Әгәр андый заводны төзеп эшкә куша алсак, сөтчелек тармагын тотрыклы үстерүгә бик тә зур файда китерер иде. Сүземне йомгаклап, шуны да җиткерәсем килә: белгечләребезнең һөнәри осталыгын күтәрү максатында әлеге эш сәфәрен оештыруда финанс ярдәме күрсәткәне өчен муниципаль район хакимиятенә хезмәттәшләрем исәменнән зур рәхмәт белдерәм.
Рәшит Вахитов