Агымдагы елның 24-31 май көннәрендә Башкортстан Республикасы биләмәсендә "Частник” профилактика операциясе үткәреләчәк. Бу хакта үзйөрешле машиналарның һәм башка төрдәге механиканың торышына күзәтчелек итү буенча Башкортстан Республикасы дәүләт инспекциясе начальнигы махсус боерык чыгарды. Анда муниципаль районнар һәм шәһәр округлары дәүләт техник күзәтчелеге инспекцияләре начальникларына тәгаен бурычлар йөкләтелә. Атап әйткәндә, шәхси хуҗалыклар (физик берәмлекләр) карамагында булган тәгәрмәчле һәм чылбырлы тракторлар һәм аларның прицепларының техник торышын тикшерүне оештыру, шушы профилактик операциянең максатын һәм бурычын халыкка аңлату, теркәлү исәбендә тормаган, 2012 елда дәүләт техник тикшерүенә куелмаган үзйөрешле машиналарны ачыклау һәм үтильләштерү буенча авыл биләмәләре хакимияте башлыклары белән берлектә чаралар үткәрү планлаштырыла. Техниканы тикшергән вакытта диагностик приборлар куллануны һәм контроль картасын рәсмиләштерүне тәэмин итәргә кушылды.
|