Кырлар өстендә күзгә күренмичә дә диярлек талпына-талпына өздереп сайраган тургайлар игенчеләрнең тырыш хезмәтенә дан җырлый сыман. Менә шундый язның кояшлы, җылы көннәрендә район мәдәният йортының Гөлназ Сәлимова җитәкчелек иткән "Чаткылар” агитбригадасы уңган игенчеләребезнең күңелләре җырлап торуын, кәефләрнең яхшы булуын, эшләренең гөрләп баруын теләп, матур җырларын, дәртле биюләрен әзерләделәр һәм район басуларында чыгыш ясадылар. Фидан Бикмурзин, Альмира Бикмаеваның җырлары, Хәтиф Хәбибрахманов белән Руден Бәдретдиновның халык көйләренә тезмә башкаруы, Раджеш Зәйнетдинов, Рәсим Батыргәрәев, Рәсил Гыйләҗевның өзә басып биюләре басу эшчәннәренең күңеленә хуш килде. Луиза Ишморатова, район мәдәният йортының художество җитәкчесе.
|