Пятница, 03.05.2024, 02:20

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Апрель » 23 » Басуларга керер алдыннан
07:56
Басуларга керер алдыннан
Агымдагы елның 20 апрелендә Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында 2013 елгы  язгы кыр эшләрен оештыруга багышланган район авыл хуҗалыгы белгечләренең семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов һәм аның урынбасарлары, предприятие һәм ведомстволар җитәкчеләре, хуҗалыклар рәисләре, баш агрономнар һәм звено җитәкчеләре, баш инженерлар, баш икътисадчылар, комплекслы бригадалар бригадирлары катнашты. Анда шулай ук авыл биләмәләре башлыклары һәм район эчке эшләр бүлеге вәкилләре дә чакырылган иде.
Семинарның практик өлеше Яңа Балтач сөтчелек фермасының җәйге лагере артында – Тайняш юнәлешендәге басуда үтте. Басуга куелган авыл хуҗалыгы комплексы машиналары, аларны көйләп эшләтү үзенчәлекләре белән муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы Айдар Таһир улы Даутов таныштырды. Аңа башка белгечләр һәм шулай ук механизаторлар ярдәм итте. Иң тәүдә "БДМ-3,2х3” туфрак эшкәртү техникасы, "ЗККШ-6” катоклау агрегатының эшчәнлеген көйләү үзенчәлекләре турында фикер алышынды.
Артабан чәчүлекләргә керер алдыннан туфракны әзерләүгә тәга-енләнүче буразналар тигезләгеч, дым каплаткыч агрегатлар, "КПС-4” культиваторларын оптималь шартларга яраклаштырып, чәчүлек мәй-данын тигезләп чыгарлык итеп көйләү юллары өйрәтелде, практикада күрсәтелде. Бөртекле культураларны туфракка күмдерү өчен кулланылучы "СЗ-3,6”, "Агромастер-4800”, "Берегиня”, "Джон-Дир” чәчкеч комплекслары, аралыклы (кукуруз, көн-багыш, шикәр чөгендере һәм башка) культуралар чәчүгә тәгаенләнгән "КЛ-1”, "Оптима-12”, "КЗК 12,4”, "Булава”, "УСМК-5,4”, "УПС-8”, "КРН-4,2” агрегатларын эффектлы эшләтү алымнары да җыелучылар өчен бик фәһемле булды. Басуга ашлама кертү, чәчүлекләрдә үсентеләрне саклау өчен кулланылучы "СЗ-3”, "ОП-2000” агрегатлары эшчәнлеге белән якыннан танышу, хезмәтләндерүчеләргә һәм белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирү мөмкинлеге тудыру да әһәмиятле иде. Биредә үк ялан шартларында сафтан чыккан, төзексезлеге ачыкланган, вакытлыча гамәлгә яраксыз, дип табылган техниканы көйләү алымнары, бу эшне оештыруның зур чыгымнар таләп итми торган юллары турында фикер алышынды. "Чәрмәсән” токымлы кошчылык фабрикасында, мәсәлән, элеккечә трактор белән тагып йөртелүче эретеп ябыштыру агрегатыннан баш тартканнар. Гади җиңел автомобильнең тагылма арбасына урнаштырылган бензинда эшләүче генератор һәм эретеп ябыштыру агрегатлары басу шартларында бик уңай икән. Генератор эшләп чыгарган ток ярдәмендә тишү-бораулау, хәтта винт эзләре салу, игәү-кисү эшләрен дә урында ук үтәп булуы, андый техниканың чагыштырмача очсызлыгы, бердән, көне ел туйдырган мәлдә вакытны экономияләргә, икенчедән, зур чыгымнардан котылырга ярдәм итсә, өченчедән, элек агрегат тагып яки аның валы белән хәрәкәткә китерелә торган генератор, компрессор, эретеп ябыштыру агрегаты йөртүдән бушатып, тракторларны һәм башка машиналарны туфрак эшкәртү, чәчүлек материалы һәм ашлама ташуга җәлеп итү мөмкинлеге дә бирә. Әлбәттә, һәр хуҗалыкта заправкалау, янгын сүндерү тех-никасының да басу читендә үк тотылырга тиешлеге ассызыкланды.
Семинарның пленар өлеше Яңа Балтач мәдәният йортында дәвам итте. Иң тәүдә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре, белгечләре һәм эшчәннәрен язгы кыр эшләре башлану белән тәбрикләде, артабан чәчүне табигать шартларына яраклашып, ныклы хезмәт тәртибе һәм оешканлык белән тиз арада башкарып чыгарга чакырды.
Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Илфир Әнгам улы Зарипов быелгы язгы кыр эшләрен оештыру тәҗрибәсе белән уртак-лашты. "Техника тулысынча әзер, кадрлар белән тәэмин ителгәнбез, тиешле кондициядә орлык һәм ашлама җитәрлек, кызыксындыру шартлары эшләнелгән, хезмәтне саклау, ягулыкны һәм чәчү материалын экономияле тотыну юллары буенча инструктажлар үткәрелгән. Табигать шартлары мөмкинлек биреп, чәчүне тиз арада тиешле агротехник чаралар кулланып башкарып чыгарга тырышачакбыз”, – диде ул.
Артабан авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы Айдар Таһир улы Даутов бөртекле, мал азыгы һәм аралык-лы культуралар чәчү үзенчәлекләре һәм технологияләре буенча җентекле анализларга нигезләнеп, саннар белән дәлилләп чыгыш ясады. Белгеч фикеренчә, барлык таләпләр төгәл үтәлгән урыннарда, вакытны кулдан ычкындырмый тырышкан очракта, табигатьнең төрле көйсезлекләренә карамыйча, тотрыклы югары уңыш үстереп һәм җыеп алу мөмкинлеге бар. Район хуҗалыклары белгечләреннән бүген төп игътибарны әнә шуларга юнәлтү таләп ителә,  диде ул.
Хуҗалыкларда чәчү кампаниясендә катнашачак техниканың әзерлеге, аларны берөзлексез эшләтүне тәэ-мин итү мәсьәләләре буенча авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры Фидрат Шәгали улы Әхмәтов сүз алды. Алда яңгыраган чыгышларга өстәмә итеп, ул ягулык-майлау материалларын, запас частьлар һәм төзекләндерү-ремонтлау төркемнә-ренә шартлар тудыруны алдан ук хәстәрләп куярга чакырды.
Мәгълүмат-консультацияләр бирү үзәгенең баш белгече Илдар Фәһим улы Галләмов язгы чәчү кампания-сендә хезмәткә түләү, матди кызыксындыру чаралары буенча киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде. Хезмәтне саклау, янгын хәвефсезлеге, чәчү мәлендә хезмәт кешеләренең эш һәм көнкүреш шартларын оештыру мәсьәләләре буенча авыл хуҗалыгы бүлегенең хезмәтне саклау буенча белгече Рәсим Рим улы Хаков чыгыш ясады. Ул да кешеләрнең иминлеге, хуҗалыкларның матди байлыгы сакланышын тәэмин итүне намус эше итеп кабул итәргә өндәде.
Муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев йомгаклау сүзе белән чыкты. "Бүген күрелгән һәм ишетелгәннәр төгәл үтәлсә, чәчүне иң оптималь шартларда башкарып чыгарбыз, ә бу – безнең иминлегебез нигезе”, – диде ул.
Фәнис Әмирханов.
Автор фотолары.

Просмотров: 690 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск