15 апрельдә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов туры телефон аша район халкы сорауларына җавап бирде. Сораулар тормышыбызның төрле өлкәләренә кагылды, алар арасында социаль мәсьәләләр күпчелекне тәшкил итте. Шәхси характерда булганнары да байтак булды. Район хуҗалыклары язгы чәчүгә төшәр алдыннан моңа әзерлекнең соңгы этабына керде. Күмәк хуҗалыкларда техника паркын көйләү-ремонтлау тәмамланды. Чәчү материаллары, минераль ашлама туплана, орлыклау бара. Күп хуҗалыкларда шактый күләмдә ягулык-майлау материаллары булдырылды. 20 апрельдә гомумрайон өмәләре үткәреләчәк. Хезмәт коллективларында, авылларда язгы санитар чистарту, яшәгән җирне төзекләндерү һәм матурлау буенча оештырылачак шимбә өмәләрендә бердәм катнашу өчен әзерлек бара.
|