Воскресенье, 28.04.2024, 12:14

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Январь » 25
Чакмагыш авылының көнбатыш өлешендә Президент контролендәге төзелеш объектындагы эшчәнлек ту-
рында гәзитебездә материаллар биргәләгән идек инде, үткән ел ноябрь аенда чыккан 128 санда төзелешнең тәмамланып килүен хәбәр иттек. 
Мәгълүм булуынча, бу тизләтелгән, 2013 ел башына ук тәмамлау бурычы куелган эшчәнлек җәй аенда башланган иде. Кыска срокта стеналары өелеп бетте, түбәсен ябуны да тиз тоттылар, әле бинаның эчке эшләре дәвам итә.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 879 | Добавил: bikmiew | Дата: 25.01.2013 | Комментарии (0)

Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советы рәисенең агымдагы елның 23  гыйнварындагы 1 санлы карары белән 2013 елның 6 февралендә сәгать 10да Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 55 санлы йорт адресы буенча урнашкан муниципаль район хакимияте бинасының зур утырышлар залында "Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының "Башкортстан Республикасы Чакмагыш районында Чишмә-Языково-Чакмагыш автомобиль юлының 80 км – 89+800 участогын реконструкцияләү” дип аталган линия объектының территориясен планлаштыру һәм межалау проектын раслау турында”гы карары проекты буенча күмәк халык катнашлыгында ачык тикшерү оештыру билгеләнде. ... " Читать дальше "
Просмотров: 488 | Добавил: bikmiew | Дата: 25.01.2013 | Комментарии (0)

Күптән түгел социаль приютта район мәктәпләре волонтерлары катнашлыгында шушы исемле шәфкатьлелек чарасы үтте. Бу күңелле бәйрәмне Яшьләр үзәге социаль педагогы Зөлфия Мәкъсүтова һәм Чакмагыш беренче урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гүзәл Мофаззалова оештырды. Биредә тәрбияләнүче балалар кунакларны зур түземсезлек белән көтеп алып, сәхнәне бизәүдә бик теләп ярдәмләштеләр. Волонтерлар кызыклы сәхнә күренешләре, мәзәкләр күрсәтеп сабыйларның кәефен күтәрделәр, төрле викториналар, конкурслар, күмәк уеннар үткәрделәр. Ә көләч клоуннар татлы күчтәнәчләр һәм бүләкләр таратты. Сабыйлар күңелле бәйрәмне бик яратып кабул итеп, барлык уеннарда да актив катнаштылар.  
Просмотров: 418 | Добавил: bikmiew | Дата: 25.01.2013 | Комментарии (0)

Хөрмәтле гәзит укучы дусларыбыз!
Вәгъдә ителгәнчә, редакциягә килеп, яки аның хезмәткәрләрендә район "Игенче” гәзитенә тоташ бер елга язылып куйган абунәчеләр арасында лотерея отышларын үткәрәбез. Быел ул сишәмбе, 29 гыйнварда Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 49 санлы йорт адресы буенча редакция-нәшрият комплексының беренче катында үткәреләчәк, сәгать 11дә башлана. Тугры дусларыбызга матур отышлар белән бергә ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа хезмәт уңышлары телибез. Отышлар таблицасы "Игенче” битләрендә дөнья күрәчәк, квитанцияләрегез куелган тәртип саны буенча нәрсә отуыгызны белеп булачак. Әлбәттә, мөхтәрәм абунәчеләребезне отыш барышында катнашырга көтеп калабыз.
Мөхәрририят.

Просмотров: 458 | Добавил: bikmiew | Дата: 25.01.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск