Үткән атна азагында республика күләмен-дә барган хоккей ярышларының чираттагы уены Чакмагышта булды. Шимбәдәге уеннарда безгә Раевка поселогыннан килгән "Дим" командасын безнең "Строитель” 8:1 исәбенә җиңде. Икенче көнне киеренке уен барышында безнең егетләр Салават шәһәреннән килгән "Юрматы” хоккей командасыннан 6:2 исәбенә отылды. Хоккей уеннары әле дәвам итәчәк. Бүген хоккейчыларыбыз Чишмә поселогына җавап визиты ясый, аларның җиңеп кайтуларын теләп калабыз.
Шамил Закиров.