Хөрмәтле гәзит укучы дусларыбыз! Вәгъдә ителгәнчә, редакциягә килеп, яки аның хезмәткәрләрендә район "Игенче” гәзитенә тоташ бер елга язылып куйган абунәчеләр арасында лотерея отышларын үткәрәбез. Быел ул сишәмбе, 29 гыйнварда Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 49 санлы йорт адресы буенча редакция-нәшрият комплексының беренче катында үткәреләчәк, сәгать 11дә башлана. Тугры дусларыбызга матур отышлар белән бергә ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа хезмәт уңышлары телибез. Отышлар таблицасы "Игенче” битләрендә дөнья күрәчәк, квитанцияләрегез куелган тәртип саны буенча нәрсә отуыгызны белеп булачак. Әлбәттә, мөхтәрәм абунәчеләребезне отыш барышында катнашырга көтеп калабыз. Мөхәрририят.
|