Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советы рәисенең агымдагы елның 23 гыйнварындагы 1 санлы карары белән 2013 елның 6 февралендә сәгать 10да Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 55 санлы йорт адресы буенча урнашкан муниципаль район хакимияте бинасының зур утырышлар залында "Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының "Башкортстан Республикасы Чакмагыш районында Чишмә-Языково-Чакмагыш автомобиль юлының 80 км – 89+800 участогын реконструкцияләү” дип аталган линия объектының территориясен планлаштыру һәм межалау проектын раслау турында”гы карары проекты буенча күмәк халык катнашлыгында ачык тикшерү оештыру билгеләнде.
Күмәк тикшерүне оештырып үткәрү буенча комиссия төзелде. Карар проекты белән үзәк район китапханәсенең уку залында һәм район хакимиятенең мәгълүматлар стендында иркен танышу мөмкинлеге тудырылды.
Район халкының әлеге проект буенча язма тәкъдимнәре 2013 елның 4 февраленә кадәр 18 сәгатькәчә Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 55 санлы йорт, 19нчы бүлмә адресы буенча Советка җибәрелә ала.