|
|
|
|
Главная » 2013 » Январь » 29
24 гыйнвар көнне район күләмендә үткәрелгән Чакмагыштагы балалар һәм үсмерләр мәктәп беренчелегенә район мәктәпләре арасында чаңгыда узышу буенча ярышлар үтте. Ярышта 6 мәктәп командалары (Сыйрышбаш, Юмаш, Гимназия, Калмашбаш, Иске Бәшир һәм 1нче урта мәктәп) көч сынашты. 5-8 сыйныф укучылары 3 км арага, 9-11 сыйныфлар (кызлар) – 3 км, малайлар – 6 км арага узыштылар. Киеренке ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә: 5-8 сыйныфлар арасында 1нче урын Сыйрышбаш, 2нче урын Юмаш, 3нче урын Калмашбаш мәктәпләрендә. 9-11 сыйныфлар арасында 1нче урын Юмаш, 2нче урын Сыйрышбаш мәктәпләрендә, 3нче урын Чакмагыш гимназиясендә.[
...
" Читать дальше "
Просмотров: 728 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 29.01.2013
|
|
Хөрмәтле райондашлар! Ел саен районыбызда гөрләп үтә торган мәдәният һәм сәнгать көннәрен күмәк һәм шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукция ярминкәсе, үзешчәннәрнең җыр-моңнары белән ачу күптәнге матур традициягә әйләнде. Быел да сезгә тәкъдим ителгән продукциядән тыш ихлас йөрәкләрдән чыккан җырларыбызны бүләк итәчәкбез. Ярминкә 2 февраль – шимбә көнне мәчет янындагы мәйданда 11.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез! Луиза Ишморатова, мәдәният йортының художество җитәкчесе.
Просмотров: 555 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 29.01.2013
|
|
Хәзер инде күптән күркәм традициягә әверелгән район үзешчәннәре фестивале быел да февраль аенда башлана. Җыр-моң сөюче райондашлар сагынып көтеп алган бу бәйге узган елда республикада игълан ителгән Имин балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елына багышлана. "Гаилә рухы таза булса – сау-сәламәт булыр ил дә” дип исемләнгән халык иҗаты коллективлары смотры 4 февральдә Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе үзешчәннәре чыгышы белән башланып китә. 5ендә – Иске Калмаш, 6 февральдә – Яңа Балтач, 7сендә – Үрнәк, 8ендә – Калмашбаш, 11 февральдә – Иске Бәшир, 12сендә – Рапат, 13ендә – Яңа Коты, 14ендә – Тайняш, 15 февральдә – Чакмагыш, тагын да өч көннән – 18дә – Рәҗәп, 19да – Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе үзешчәннәре чыгыш ясый. 20 февральдә фестивальне Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсендә яшәп иҗат итүче талантлар тәмамлый. Зөһрә Фазлыева.
Просмотров: 449 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 29.01.2013
|
|
|
|
|
Copyright MyCorp © 2024 |
|
|
|