Воскресенье, 28.04.2024, 02:46

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Январь » 04
Хөрмәтле райондашлар, кадерле якташлар!
Матур декабрь аеның соңгы көне күркәм гыйнвар иртәсе белән тоташкан сафлык мәлендә районыбыз халкы якты өметләр белән Яңа 2013 елны каршы ала. Үткәннәрне байкап, якты киләчәккә өмет-ышаныч баглап һәр гаилә бүген Яңа елны каршылый. Узган 2012 ел районыбыз өчен зур сынаулы тагын бер күркәм ел булып тарихта калды. Фидакарь хезмәт белән мал кышлатуны продуктлылыкны югалтмыйча тәмамлап, җәйге асрауга күчердек, үзвакытында югары сыйфатлы итеп язгы чәчүне үткәрдек. Корылыклы ел булса да, кышлату чорына җитәрлек мал азыгы туплауга ирештек, узган елдагыдан азрак булса да, үстерелгән игеннәрне югалтуларга юл куймыйча җыеп алдык. Авыл эшчәннәренең фидакарьлеге батырлыкка тиң булды, моның өчен һәммәсенә дә ихлас рәхмәт. ... " Читать дальше "
Просмотров: 646 | Добавил: bikmiew | Дата: 04.01.2013 | Комментарии (0)

Хөрмәтле Риф Сәгъдәтулла улы!
Сезне ихлас күңелдән Яңа 2013 ел белән котлыйм!
Без аны киләчәккә ныклы ышаныч, өмет һәм бөек максатлар белән каршылыйбыз! Үтеп киткән ел тотрыклылык, икътисадый үсеш һәм халкыбызның яшәү сыйфаты дәрәҗәсе күтәрелү белән билгеләнде. Җир йөзендә һәрчак тынычлык һәм татулык, бердәм Ватаныбыз –  Русия Федерациясенең чәчәк атуы өчен иҗади хезмәт тантана итәчәгенә иманым камил.
Яңа ел Сезнең һәм якташларыгыз өчен изгелек нуры һәм өметләрегезнең, омтылышларыгызның аклануы белән килсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, тормышыгызда тик шатлыклар гына телим!
Башкортстан Республикасы 
Дәүләт Җыелышы-Корылтай Рәисе 
Константин Толкачев.
Просмотров: 608 | Добавил: bikmiew | Дата: 04.01.2013 | Комментарии (0)

Районыбызда наркотиклы матдәләрне законсыз куллануга каршы көрәш программасының  3.6.2 пунктына ярашлы, быел октябрь-ноябрь айларында мәктәпләрдә һәм махсус урта, һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучылар арасында андый һәм психотроплы матдәләрнең законсыз кулланылу-кулланылмавын ачыклау максатында ирекле медицина тикшеренүе (тест) үткәрелде.
Моның алдыннан зур күләмле оештыру эшләре барды. 2012-2013 уку елында укучылар һәм студентлар арасында тикшерү үткәрү буенча эшчәнлек планы расланды. Бу мәсьәлә районыбызның наркотикларга каршы көрәш комиссиясендә дә, мәктәп директорлары киңәшмәсендә дә каралды. Мәктәпләрдә директорлар, тәрбия эшләре буенча урынбасарлар, социаль педагоглар, психологлар, сыйныф җитәкчеләре катнашлыгында киңәшмәләр үтте. ... " Читать дальше "
Просмотров: 458 | Добавил: bikmiew | Дата: 04.01.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск