Күптән түгел социаль приютта район мәктәпләре волонтерлары катнашлыгында шушы исемле шәфкатьлелек чарасы үтте. Бу күңелле бәйрәмне Яшьләр үзәге социаль педагогы Зөлфия Мәкъсүтова һәм Чакмагыш беренче урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гүзәл Мофаззалова оештырды. Биредә тәрбияләнүче балалар кунакларны зур түземсезлек белән көтеп алып, сәхнәне бизәүдә бик теләп ярдәмләштеләр. Волонтерлар кызыклы сәхнә күренешләре, мәзәкләр күрсәтеп сабыйларның кәефен күтәрделәр, төрле викториналар, конкурслар, күмәк уеннар үткәрделәр. Ә көләч клоуннар татлы күчтәнәчләр һәм бүләкләр таратты. Сабыйлар күңелле бәйрәмне бик яратып кабул итеп, барлык уеннарда да актив катнаштылар.
|