Суббота, 27.04.2024, 20:14

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Январь » 4 » Бергә-бергә җиңүләргә табан
07:46
Бергә-бергә җиңүләргә табан
Хөрмәтле райондашлар, кадерле якташлар!
Матур декабрь аеның соңгы көне күркәм гыйнвар иртәсе белән тоташкан сафлык мәлендә районыбыз халкы якты өметләр белән Яңа 2013 елны каршы ала. Үткәннәрне байкап, якты киләчәккә өмет-ышаныч баглап һәр гаилә бүген Яңа елны каршылый. Узган 2012 ел районыбыз өчен зур сынаулы тагын бер күркәм ел булып тарихта калды. Фидакарь хезмәт белән мал кышлатуны продуктлылыкны югалтмыйча тәмамлап, җәйге асрауга күчердек, үзвакытында югары сыйфатлы итеп язгы чәчүне үткәрдек. Корылыклы ел булса да, кышлату чорына җитәрлек мал азыгы туплауга ирештек, узган елдагыдан азрак булса да, үстерелгән игеннәрне югалтуларга юл куймыйча җыеп алдык. Авыл эшчәннәренең фидакарьлеге батырлыкка тиң булды, моның өчен һәммәсенә дә ихлас рәхмәт.
Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль сәясәттә, спортта ирешкән уңышларыбыз да горурланырлык. Ел дәвамында күп истәлекле чаралар оештырылды. Мәктәпләр, мәктәпкәчә учреждениеләр төзекләндерелде, тиздән яңа балалар бакчасы төзелеп, файдалануга тапшырылачак. Быел Юмаш һәм Яңа Семенкино авылларының 200 еллыгы республика күләмендәге олы әһәмиятле бәйрәм төсен алды, анда шәхсән Президентыбыз Рөстәм Зәки улы Хәмитовның катнашуы да мәртәбәле булды. Шул ук көнне республика башлыгы район үзәгендәге яңа сөт заводын ачып җибәрү тантанасында да катнашты. Һәр тармакта үсеш юлында булуыбыз куандыра. Район үзәгендә көнкүреш калдыклары туплау полигоны, биологик тазарту корылмалары төзелә, күп урамнар асфальтланылды, яңадан-яңа йортлар төзелеп сафка керде, матур объектлар төзелде. Газ, җылылык, электр энергиясе, су белән тәэмин итү линияләре яңартыла, яңалары сузыла бара – болар барысы да халкыбызның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга булышлык итәчәк. Алда торган 2013 елга да билгеләнгән эшләребезнең тормышка ашачагына ныклы нигез салына. Алдыбызга куелган бурычлары үтәп чыгу өчен һәркайсыбыздан хезмәт урыннарында фидакарьлек таләп ителә.
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне 2013 ел белән кайнар котлыйм! Һәркайсыгызга да Яңа ел яңа уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, муллык, җитеш  тормыш алып килсен. Теләк-максатларыгыз тормышка ашсын, гаиләләрегез ныклы булсын. Яңа елны да изге гамәлләр белән бизик. Бәйрәм белән, кадерле дуслар!
Риф Йосыпов, 
муниципаль район 
хакимияте башлыгы.

Просмотров: 646 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск