Воскресенье, 28.04.2024, 15:31

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Январь » 4 » Арабызда андыйлар юк. Булмасыннар да!
07:41
Арабызда андыйлар юк. Булмасыннар да!
Районыбызда наркотиклы матдәләрне законсыз куллануга каршы көрәш программасының  3.6.2 пунктына ярашлы, быел октябрь-ноябрь айларында мәктәпләрдә һәм махсус урта, һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучылар арасында андый һәм психотроплы матдәләрнең законсыз кулланылу-кулланылмавын ачыклау максатында ирекле медицина тикшеренүе (тест) үткәрелде.
Моның алдыннан зур күләмле оештыру эшләре барды. 2012-2013 уку елында укучылар һәм студентлар арасында тикшерү үткәрү буенча эшчәнлек планы расланды. Бу мәсьәлә районыбызның наркотикларга каршы көрәш комиссиясендә дә, мәктәп директорлары киңәшмәсендә дә каралды. Мәктәпләрдә директорлар, тәрбия эшләре буенча урынбасарлар, социаль педагоглар, психологлар, сыйныф җитәкчеләре катнашлыгында киңәшмәләр үтте.
Ата-аналар җыелышларында һәм сыйныф сәгатьләрендә алда торган тикшерүнең мөһимлеге буенча аңлату эшләре алып барылды, укучылардан һәм әти-әниләреннән тикшеренүдә катнашу-катнашмау мәсьәләләре, законсыз рәвештә наркотиклар куллану очракларын ачыклау буенча сораштырулар үткәрелде. Район мәктәпләре һәм гимназия, 85 санлы һөнәрчелек лицее, Бөре кооператив техникумының Чакмагыштагы филиалы укучылары арасыннан тикшеренү үтәселәр исемлеге төзелде. Әлеге чараны үткәрү графигы расланылды.
Һәр укучы һәм студент аны ирекле рәвештә үтәргә теләк белдерде. Тикшеренү үткәрүнең барлык очраклары буенча да махсус беркетмәләр (протокол) тутырылды.
Чараны үткәрү өчен муниципаль район бюджетыннан наркотикларга каршы программасын үтәү максатында 56 мең 250 сум акча бүленде. Тикшерүдә барлыгы 450 үсмер, шул исәптән район мәктәпләре һәм гимназиянең 377 укучысы, Бөре кооператив техникумының 24 һәм Чакмагыштагы 85 санлы һөнәрчелек лицееның 49 студенты катнашты. Арада наркотиклар кулланучылар ачыкланмады һәм андыйлар булмасын да!
Светлана Шакирова, 
наркотикларга каршы көрәш 
комиссиясе сәркатибе.

Просмотров: 459 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск