Хөрмәтле Риф Сәгъдәтулла улы! Сезне ихлас күңелдән Яңа 2013 ел белән котлыйм! Без аны киләчәккә ныклы ышаныч, өмет һәм бөек максатлар белән каршылыйбыз! Үтеп киткән ел тотрыклылык, икътисадый үсеш һәм халкыбызның яшәү сыйфаты дәрәҗәсе күтәрелү белән билгеләнде. Җир йөзендә һәрчак тынычлык һәм татулык, бердәм Ватаныбыз – Русия Федерациясенең чәчәк атуы өчен иҗади хезмәт тантана итәчәгенә иманым камил. Яңа ел Сезнең һәм якташларыгыз өчен изгелек нуры һәм өметләрегезнең, омтылышларыгызның аклануы белән килсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, тормышыгызда тик шатлыклар гына телим! Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.
|