Четверг, 02.05.2024, 23:00

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Март » 13
    Муниципаль район хакимияте "Авылларны, хуҗалык объектларын, күперләрне һәм башка корылмаларны 2012 елдагы язгы ташкынны үткәрүгә әзерләү турында” карар кабул итте. 
Авылларны, хуҗалык төзелешләрен, күперләрне, инженерлык коммуникацияләрен һәм гидротехник корылмаларны боз китү һәм язгы ташкын вакытына әзерләү, су баса торган урыннардан матди байлыкларны соңга калдырмыйча хәвефсез урынга чыгаруны тәэмин итү максатында ташкынга каршы 15   җаваплы хезмәткәрдән торган район комиссиясе оештырылды. Аның рәисе итеп муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары — гадәттән тыш һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Р.Ә.Фәхретдинов билгеләнде. Район биләмәсендә язгы ташкынны аварияләрсез, бәла-казасыз үткәрү буенча чаралар планы расланды.
Авыл биләмәләре башлыкларына, авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары, оешма-предприятие җитәкчеләренә боз китүгә һәм язгы ташкынга әзерләнү һәм аны үткәрү, ведомствога караган объектларның сакланышын тәэмин итү буенча чаралар булдырырга һәм аларны гамәлгә ашырырга кушылды. Алар беркетелгән объектларның бу чорда нормаль эшләвен тәэмин итәргә бурычлы.
Просмотров: 643 | Добавил: bikmiew | Дата: 13.03.2012 | Комментарии (0)

Район мәдәният йортында 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы җыелыш үткәрелде.
Муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Ихсанов, район хатын-кызлар советы рәисе Эльвира Газизова районның барлык хатын-кызларын, матур теләкләр теләп, бәйрәм белән котладылар. Бу көнне гүзәл затларга багышлап тәбрикләү сүзләре күп әйтелде. Аларның чыгышларын күңелле концерт номерлары тагын да ямьләндерде.
Просмотров: 522 | Добавил: bikmiew | Дата: 13.03.2012 | Комментарии (0)

Агымдагы елның 15 мартында Пенсия фондының Чакмагыштагы идарәлегенең клиентларны мобиль хезмәтләндерү   төркеме 9дан 11 сәгатькә кадәр Үрнәк, авыл Советы биләмәсе хакимиятендә, 11 дән 13 сәгатькә кадәр Аблай авылындагы административ бинада гражданнарны кабул итә. Кызыксындырган сорауларыгыз булса, рәхим итегез!
Ләйсән Мостафина
идарәлек начальнигы.

Просмотров: 542 | Добавил: bikmiew | Дата: 13.03.2012 | Комментарии (0)

Икенче чакырылыш муниципаль район Советы Президиумының чираттагы егерме сигезенче утырышы агымдагы елның 12 мартында үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм аның урынбасарлары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды. Көн тәртибенә тикшерүгә өч мәсьәлә чыгарылды: 
1. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының утыз беренче утырышын чакыру вакытын һәм аның көн тәртибен раслау турында.
2. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының социаль-гуманитар мәсьәләләр, хокук тәртибен саклау буенча даими депутат комиссиясе рәисе кандидатурасын тикшерү турында.
3. Башкортстан Республикасының дәүләт һәм Чакмагыш районы муниципаль районы бүләкләренә лаеклы кандидатлар турында.
Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә буенча муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов чыгыш ясады. Ул икенче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы утыз беренче утырышын агымдагы елның 12 мартында иртәнге 11 сәгатьтә чакырырга һәм аның көн тәртибенә тик ... " Читать дальше "
Просмотров: 534 | Добавил: bikmiew | Дата: 13.03.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск