Четверг, 02.05.2024, 23:17

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Март » 13 » Язгы ташкынны каршылап
08:30
Язгы ташкынны каршылап
    Муниципаль район хакимияте "Авылларны, хуҗалык объектларын, күперләрне һәм башка корылмаларны 2012 елдагы язгы ташкынны үткәрүгә әзерләү турында” карар кабул итте. 
Авылларны, хуҗалык төзелешләрен, күперләрне, инженерлык коммуникацияләрен һәм гидротехник корылмаларны боз китү һәм язгы ташкын вакытына әзерләү, су баса торган урыннардан матди байлыкларны соңга калдырмыйча хәвефсез урынга чыгаруны тәэмин итү максатында ташкынга каршы 15   җаваплы хезмәткәрдән торган район комиссиясе оештырылды. Аның рәисе итеп муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары — гадәттән тыш һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Р.Ә.Фәхретдинов билгеләнде. Район биләмәсендә язгы ташкынны аварияләрсез, бәла-казасыз үткәрү буенча чаралар планы расланды.
Авыл биләмәләре башлыкларына, авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары, оешма-предприятие җитәкчеләренә боз китүгә һәм язгы ташкынга әзерләнү һәм аны үткәрү, ведомствога караган объектларның сакланышын тәэмин итү буенча чаралар булдырырга һәм аларны гамәлгә ашырырга кушылды. Алар беркетелгән объектларның бу чорда нормаль эшләвен тәэмин итәргә бурычлы.
Карарда конкрет бурычлар билгеләнгән. Алар арасында язгы ташкын вакытында су басу куркынычы булган урыннарда тәүлек әйләнәсенә кизүдә торуны оештыру, авыл магазиннарын җитәрлек күләмдә азык-төлек, көндәлек хуҗалык товарлары, шулай ук ягулык, сөтчелек фермаларын фураж, тупас азык белән тәэмин итү, запас туплау, авыллар белән ышанычлы элемтә бәйләнеше булдыру, санитар-гигиена һәм эпидемиягә каршы чаралар комплексын гамәлгә ашыру, эчә торган суны пычратучы матдәләрнең эләгүенә юл куймау һәм башкалар бар.
Комиссия әгъзаларына районда булган су объектлары торышына контрольлек итү һәм язгы ташкынны зыянсыз үткәрүне оештыру мәсьәләләрендә урыннарга чыгып ярдәм күрсәтү, халыкның иминлеген тәэмин итү, аварияләр булдырмау һәм буаларны саклап калу буенча алдан әзерлек эшләренә аеруча зур игътибар итү бурычы да куелды.

Просмотров: 644 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск