Агымдагы елның 15 мартында Пенсия фондының Чакмагыштагы идарәлегенең клиентларны мобиль хезмәтләндерү төркеме 9дан 11 сәгатькә кадәр Үрнәк, авыл Советы биләмәсе хакимиятендә, 11 дән 13 сәгатькә кадәр Аблай авылындагы административ бинада гражданнарны кабул итә. Кызыксындырган сорауларыгыз булса, рәхим итегез! Ләйсән Мостафина, идарәлек начальнигы.
|