Пятница, 03.05.2024, 06:04

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Март » 13 » Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советы Президиумының егерме сигезенче утырышы
08:26
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советы Президиумының егерме сигезенче утырышы
Икенче чакырылыш муниципаль район Советы Президиумының чираттагы егерме сигезенче утырышы агымдагы елның 12 мартында үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм аның урынбасарлары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды. Көн тәртибенә тикшерүгә өч мәсьәлә чыгарылды: 
1. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының утыз беренче утырышын чакыру вакытын һәм аның көн тәртибен раслау турында.
2. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының социаль-гуманитар мәсьәләләр, хокук тәртибен саклау буенча даими депутат комиссиясе рәисе кандидатурасын тикшерү турында.
3. Башкортстан Республикасының дәүләт һәм Чакмагыш районы муниципаль районы бүләкләренә лаеклы кандидатлар турында.
Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә буенча муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов чыгыш ясады. Ул икенче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы утыз беренче утырышын агымдагы елның 12 мартында иртәнге 11 сәгатьтә чакырырга һәм аның көн тәртибенә тикшерүгә 9 мәсьәлә чыгарырга тәкъдим кертте. Президиум әгъзаларында аны хуплау буенча  фикер аермалыклары булмады.
Икенче мәсьәлә буенча утырышны алып баручы үзе чыгыш ясады. Салават Зәки улының муниципаль район Советы рәисе вазифасына сайлануы сәбәпле, Советның моңача ул җитәкләгән социаль-гуманитар мәсьәләләр һәм хокук тәртибен саклау буенча даими эшләүче депутат комиссиясе рәисен сайлау мөһимлеге килеп туды. Совет регламентының 23нче маддәсенә ярашлы, Президиум утырышында комиссия рәисе вазифасына кандидатура тикшерелеп, Совет карамагына тәкъдим ителергә тиеш. Президиум әгъзалары әлеге вазифага кандидат итеп бертавыштан 12 санлы сайлау округыннан депутат Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиеваны күрсәтте.
Өченче мәсьәлә буенча муниципаль район хакимия-тенең муниципаль хезмәт һәм кадрлар буенча эшчәнлек секторы мөдире Эльмира Флүр кызы Гыйззәтуллина сүз алды. Ул республикабыз һәм муниципаль районның югары бүләкләренә лаек булачак хезмәт коллективлары күрсәткән кандидатларны тәкъдим итте һәм Президиум әгъзаларының фикерләрен ачыклады.
Көн тәртибендәге мәсьәләләр каралып беткәннән, алар буенча карарлар кабул ителгәннән соң муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов йомгаклау сүзе белән чыкты.

Просмотров: 535 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск