Пятница, 03.05.2024, 01:14

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Март » 19
2011-2013 елларга исәпләнгән "Өченче буын халык университеты” максатлы программасы нигезендә районыбызда яшәүче өлкәннәрне укытуны дәвам иттерәбез. Белемен арттыру теләге булган хаклы ялдагылар (55 яшьтән узган хатын-кызлар һәм 60тан өлкәнрәк ир-егетләр), хезмәт һәм халыкны социаль яклау бүлегенә килеп, гариза язарга һәм паспортлары белән бергә аның беренче (исеме, фамилиясе һәм әтисенең исеме язылган) һәм теркәлү урыны күрсәтелгән битләренең сыйфатлы ксерокүчермәләрен дә күрсәтергә тиеш.
Өченче буын  халык университеты
Узган елда район үзәгендә, шулай ук Иске Калмаш һәм Иске Бәшир авыл Советлары авыл биләмәләрендә яшәүче өлкәннәр компьютерда аралашу, инглиз телен өйрәнү, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү һәм дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнү нечкәлекләрен өйрәнде. Быел инде бу эш башка авыл биләмәләрендә дә дәвам иттерелә.
2011 елның 21 декабрендә үткән муниципаль район Советының чираттагы утырышында 2012-2013 елларга "Өченче буын халык университеты” максатлы программасы расланды. Аңа нигезләнеп, хәзер районыбызның өлкән яшьтәге кешеләре, сайлап алып, түбәндәге юнәлешләр буенча бушлай белем алу мөмкинлегенә ия: "Умартачылык нигезләрен өйрәтү”, "Кул эшләренә өйрәтү”, "Шахмат уйнау осталыг ... " Читать дальше "
Просмотров: 460 | Добавил: bikmiew | Дата: 19.03.2012 | Комментарии (0)

"Юл кагыйдәләрендә каникуллар булмый”, "Игътибар – балалар!”, – шундый баш астында быел да республикада махсус профилактик чара үткәрелә. Ул 15 марттан 5 апрельгә кадәр укучыларның язгы каникулы алдыннан һәм аның барышында дәвам итәчәк. Безнең районда аны район эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе оештыра.
***
Хезмәт һәм халыкны социаль яклау идарәлегенең Чакмагыштагы бүлеге эш стажына бәйле "Хезмәт ветераны”  таныклыкларын тапшыру өчен документлар кабул итүне дәвам итә. Агымдагы елның ике аенда берничә йөз кеше шушы мөмкинлектән файдаланды да инде. Хәзер документларын алдан бирүчеләргә таныклыклар тапшырыла башлады да инде.
***
Чакмагыш сөт заводы төзелешләре кызу темпта бара. Төп корпусның түбәсе ябылганнан соң, төзүчеләр дәррәү эчке эшләргә керештеләр. Стена заманча материаллар белән йөзләнә, идәнгә плитәләр җәелә, яңа җиһазлар һәм корылмалар урнаштырыла.

Просмотров: 561 | Добавил: bikmiew | Дата: 19.03.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск