Пятница, 03.05.2024, 01:05

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Март » 22
Чакмагыш балалар-үсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә район мәктәпләре укучылары арасында боксчылар ярышлары үткәрелде. Анда Чакмагыш гимназиясе, беренче урта мәктәбе, Калмашбаш, Иске Калмаш, Рапат, Тозлыкуш, Сыерышбаш мәктәпләреннән 10-18 яшьтәгеләрдәге 26 яшь спортчы катнашты.
Бәйгеләрдә һәркем үзенең көчен, осталыгын күрсәтергә тырышты. Бокс алымнарын җентекле өйрәнде, тәҗрибә туплады үсмерләр.
Баш судья Илгиз Ибраһимов, ян-яктагы судьялар Азамат Шаматов, Айнур Гомәров, Артур Кашапов, Руслан Гәрәев турнирның югары биеклектә үтүе, яшь боксчыларның һәрбер хәрәкәтен, алымнарын күз уңыннан төшермәскә тырышты, үзвакытында бәһалап торды. Ахырда төрле авырлык категорияләре буенча ярышка нәтиҗә ясадылар һәм җиңүчеләрне билгеләделәр.
28 һәм 30 килограммга кадәр авырлыкта алышучылар арасында Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучылары Ленар Зарипов белән Игорь Ивановка тиңләшүче табылмады. Шул ук уку йортыннан Айнур Хаҗиев белән Марсель Шәйхетдинов икенче урынга лаек булды. 40 килограммга кадәргеләр арасында Чакмагыш гимназиясеннән Тимур Сәитов иң көчлесе булып танылды. Нариман авылыннан Владислав Кадыйров икенче урынны алды. 40 килограмм авырлыктагылар арасында көрәштә гимназияд ... " Читать дальше "
Просмотров: 458 | Добавил: bikmiew | Дата: 22.03.2012 | Комментарии (0)

Муниципаль район хакимияте административ ко-миссиясенең чираттагы утырышы булды. Комиссия әгъ-залары җәмәгать тәртибен, хокук бозулар турындагы дүрт эшне тикшереп, һәркайсы буенча карар кабул итте.
***
Район предприятиеләре һәм оешмаларында язгы техник тикшерү дәвам итә. Шушы уңайдан оештырылган махсус комиссия соңгы көннәрдә Чакмагыш электр челтәрләре, "Газ-Сервис” участогы, торак-коммуналь хуҗалыгы карамагындагы тракторларның һәм тагылмаларының техник торышын карап чыкты һәм эшкә әзерлегенә бәһа бирде.

Просмотров: 453 | Добавил: bikmiew | Дата: 22.03.2012 | Комментарии (0)

Мизгел белән мизгел алмашынганда балалар сәнгать мәктәбе сезне Имин балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елына багышланган "Мин бәхетле бу дөньяда әти-әнием булганга” дип исемләнгән концертка чакыра. Бу көнне фойеда "Минем туган ягым” район фотоконкурсының күргәзмәсе оештырыла һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтәчәк. Сезне 23 мартта кичке 18-00 сәгатьтә район мәдәният йортында көтеп калабыз,  хөрмәтле дуслар! Керү – бушлай.
Балалар сәнгать мәктәбе җитәкчелеге.

Просмотров: 430 | Добавил: bikmiew | Дата: 22.03.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск