Четверг, 02.05.2024, 19:19

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Март » 01
Русия Федерациясе Хөкүмәте ил икътисадын үстерү белән беррәттән социаль өлкәгә дә зур игътибар бирә. Бюджетның шактый өлеше шушы тармакка юнәлтелүе — моның ачык мисалы. Хөкүмәт Рәисе Владимир Владимирович Путинның күптән түгел "Комсомольская правда” гәзитендә басылып чыккан чираттагы мәкаләсендә нәкъ менә шушы өлкәдәге актуаль проблемалар күтәрелә һәм аларны хәл итү юллары күрсәтелә.
Безнең район тормышында да ачык чагыла бу уңай үзгәрешләр. Мәсәлән, халыкны социаль яклау буенча кабул ителгән федераль һәм республика законнарына һәм башка хокукый-норматив документларга ярашлы, узган елда безнең бүлек тарафыннан  халыкны социаль яклау чаралары күрүгә, пособиеләр һәм компенсацияләр түләүгә әлегә кадәр мондый зур күләмдә акча юнәлтелгәне булмады. Аны узган гасырның 90нчы еллары белән чагыштырсак, бу түләүләрдә тотрыклылык саклана, пенсия һәм башка түләүләр ай саен үзвакытында бирелә бара. Күпләргә ул йортларына илтеп бирелә, шулай ук банкта үз исәбенә күчертүчеләр дә байтак. Һәм ул түләүләр ел саен индексацияләнә дә. Күп яшь гаиләләр ана капиталыннан файдаланды. Шулай ук бала туганда, күп балалы, аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтелә,  мондый түләүләр дә ел саен артып тора.
Моннан тыш, үзебезнең республикада төрле программалар кабул ителә һәм уңышлы гамәлгә ашырыла. Әйтик, соңгы бер-ике е ... " Читать дальше "
Просмотров: 530 | Добавил: bikmiew | Дата: 01.03.2012 | Комментарии (0)

   4 мартта илебездә үтәчәк мөһим сәяси вакыйга – Русия Федерациясе Президентын сайлауга әзерлек барышы белән кызыксынып, Чакмагыш гимназиясе бинасында урнашкан 3302 санлы сайлау участогына кердем. Бу участокка район үзәгенең Тынычлык, Октябрь, Калинин һәм Бакча урамнары керә. Сайлау комиссиясе рәисе — милеккә идарә итү комитеты белгеч-эксперты Луиза Фәрит кызы Нәбиева.
   Уку йортына килеп керү белән Президентлыкка кандидатларның фоторәсемнәре һәм алар турында төрле мәгълүматлар язылган төсле плакат күзгә ташлана. Мин килгәндә участок сайлау комиссиясе рәисе урынбасары, гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Айгөл Әхмәтҗанова дежурда тора иде. Кизүдә тору 8 февральдән башланган. Эш урынында телефон бар, бүлмә җылы, иркен. Сайлау кабиналары, урналар әзер. Стенага сайлаулар турындагы законнар, башка хокукый-норматив документлар, Президентлыкка дәгъва итүчеләр турында мәгълүматлар, дежурлык итү графигы урнаштырылган, бирегә килгән һәр кеше алар белән якыннан таныша ала. Сайлау комиссиясенең берничә утырышы үтеп, анда төрле мәсьәләләр каралган. Сайлаучылар исемлеге белән эшләүгә зур игътибар биргәннәр. Берничә кеше телефон аша да, участокка килеп тә үз исем-фамилисенең, адресының дөреслеге белән танышкан. Моннан тыш, сайлаучылар яшәгән йортларны йөреп чыг ... " Читать дальше "
Просмотров: 459 | Добавил: bikmiew | Дата: 01.03.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск