Суббота, 04.05.2024, 02:09

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Сентябрь » 28 » Русия чемпионатында – өченче урында
07:29
Русия чемпионатында – өченче урында

Алар арасында өчесе – безнең район вәкилләре:Чакмагыш балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры ирекле стильдә билбау көрәше буенча Русиянең спорт мастеры Рөстәм Зыякаев һәм аның укучылары - берничә ел элек шушы мәктәптә шөгыльләнгән һәм әлеге вакытта Стәрлетамак физик культура институтында укучы Рөстәм Исламов һәм Уфа педагогия колледжында белем алучы Алмаз Фәйзуллин иде. Көрәшчеләребез мәртәбәле әлеге бәйгеләрдә каушап-югалып калмадылар, киресенчә, бик яхшы күрсәткечкә ирешеп, җиңү яулап кайттылар.

Алмаз Фәйзуллин 68 килораммга кадәр авырлыктагылар арасында бишенче урынны алды. Рөстәм Исламов 90 килограммга кадәр авырлыкта бил алышты һәм, Мәскәү спортчысыннан гына җиңелеп, өченче урынга чыкты. Ул Русиянең спорт мастеры нормативын үтәде. Рөстәм Зыякаев үзенең пәһлеван икәнлеген тагын бер мәртәбә раслады: 100 килограммга кадәр авырлыкта көрәшеп, Осетия спорчысыннан гына җиңелеп, өченче урынны алды. Алар икесе дә 2013 елда Казанда үткәреләчәк Бөтендөнья яшьләренең җәйге олимпиадасында катнашу өчен Русия җыелма командасы составына кертелде. Җиңүчеләр Русия Федерациясе Спорт һәм туризм министрлыгының Мактау грамотасы, бронза медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Баһадирларыбызны шундый соклангыч җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә көрәш келәмнәрендә уңышларга ирешүләрен телибез.Көрәшчебезне тиздән янә зур, җитди бәйгеләр көтә. Ноябрь аенда Октябрьский шәһәрендә Бөтендөнья кубогына билбау көрәше үтәчәк. Алар анда Русия җыелма командасы составында дөнья беренчелеге өчен көчләрен сынаячак.

Булдырасыз, егетләр!
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 666 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск