Пятница, 03.05.2024, 21:45

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Сентябрь » 28 » Туры телефон бәйләнеше
07:32
Туры телефон бәйләнеше
Контрольдә тотыла

Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф СӘГЪДӘТУЛЛА УЛЫ Йосыпов белән чираттагы телефон аша турыдан-туры бәйләнеш 19 сентябрьдә үткәрелде. Район халкы бу көнне үзләрен борчыган сорауларны телефон аша җиткерде. Сорау-үтенечләргә шунда ук җавап бирелә барды. Тиз генә хәл итеп булмастайларына соңрак җавап биреләчәк. Алар башкару өчен җаваплы кешеләргә йөкләтелде. Бер сәгать эчендә 23 сорау бирелде. Мәсәлән, Чакмагыштан Р.Вафин һәм Иске Калмаштан Д. Сәлимгәрәев шәхси торак төзелеше өчен җир участогы алу тәртибе белән кызыксынды. Яңа Балтачтан Ч.Ижбулдин җир пайлары турында сорау бирде. Сыерышбаштан З.Хуҗина шәхси торак төзелешен яшьләр программасына кертү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Яңа Котыда яшәүче Т.Басыйрова йортка кабельле телевидение кертүне тизләтергә иде, ди. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Э. Газизова китапханә алдын автомашиналар кую урыны ясадылар, балаларга йөрү бигрәк тә авырлашты, дип, шушы проблеманы хәл итүдә ярдәм сорый. Ул шулай ук Иске Калмаш мәдәният йорты түбәсеннән су агуы турында да әйтте.
Мөрәҗәгать итүчеләр арасында урам юлларын ремонтлау һәм яктыртуда, төзекләндерүдә, чүп-чар түгүдә, башка мәсьәләләр буенча ярдәм сораганнар да булды.
Муниципаль район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Фәдис Бикмөхәммәтовның әйтүенә караганда, бу көнне телефон аша бирелгән һәр сорау теркәлгән һәм аларның үтәлеше контрольдә тотыла.
Просмотров: 420 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск