"Русия почтасы” Федераль дәүләт унитар предприятиесе агымдагы елның икенче яртысына вакытлы матбугат басмаларына язылу кампаниясен дәвам итә. Башка бик күп гәзит һәм журналлар белән беррәттән район "Игенче” һәм "Сакмагошсаткылары” гәзитләренә дә язылу чикләнмәгән күләмдә кабул ителә. Теләгән басмага язылу – һәр райондашыбызның шәхси эше, ләкин район хәбәрләрен укып бармаган, яңалыклардан хәбәрдар булмаган кешеләр бүгенге заманда тулы канлы тормыш белән яши алмыйдыр ул. Шуңа да кичекмәстән элемтә бүлекчәләренә, почтамтка барып, елның икенче яртысына да квитанцияләр тутыртуны намус эше итеп карарга чакырабыз. Хәтерегезгә төшерәбез: "Игенче”гә 6 айга язылу хакы 395 сум 76 тиен, "Сакмагош саткылары”на – 88 сум 44 тиен. Әйткәндәй, техник сәбәпләр аркасында "Сакмагош саткылары” гәзитен чыгару бераз кичектерелә килде. Бүген ул хәл төзәтелде, гәзитнең март саннары иганәчеләребезгә озатылды, апрель саннары эшләнеп бетеп килә. Китергән уңайсызлык өчен гафу үтенәбез һәм барлык абунәчеләребезгә дә иминлек, сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телибез. Хөрмәтле райондашлар! Бүгенге көнгә һәммәгез дә "Игенче” һәм "Сакмагош саткылары” гәзитләренә язылырга өлгердегезме әле? Әгәр юк икән, ашыгыгыз, якын дусларсыз кала күрмәгез! Яраткан шушы ике басмага редакциянең үзендә дә язылу мөмкинлеге саклана. Рәхим итегез, дуслар, бергә калыйк, сафларыбызны арттыра төшик! Мөхәрририят.
|