Агымдагы елның өч аенда район хуҗалыкларында барлыгы 2391 бозау алынган. Бу – үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 52 бозауга артыграк. Уртача алганда һәр 100 сыерга 24 бозау туры килә.
***
8 апрельдә район буенча һәр сыердан уртача 15,4 килограмм сөт савып алынды. Бу көнне барлыгы 1145,5 центнер сөт җитештерелде, ягъни узган елдагыдан 5 тоннадан артык продукция фермалардан озатылды. Иң күп сөт – 348,2 центнер – "Базы” кооперативында (былтыргыдан 50 центнерга күбрәк) җитештерелде. "Герой” кооперативында ул 129 центнер (узган елдагыдан 10 центнерга артык) тәшкил итте. Бу хуҗалык әлеге вакытта көндәлек савым буенча (21,5 килограмм) беренче урында бара.