Воскресенье, 28.04.2024, 15:50

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Апрель » 15 » Президент сорауларга җавап бирде
07:48
Президент сорауларга җавап бирде
Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов 11 апрельдә БСТ телеканалында туры эфир аша республика халкын борчыган сорауларга  җавап бирде. Сораулар берничә көн элек телефон аша да, электрон почта аша  да кабул ителә башлаган иде. Туры бәйләнеш барган вакытта сорауларны студиягә чакырылган киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә, журналистларга гына түгел, ә республиканың барлык халкына  төрле шәһәрләрендә һәм авылларында урнаштырылган күчмә телевизион станцияләре аша да  бирү мөмкинлеге булдырылды. Быел мондый очрашу  бишенче тапкыр үткәрелде.
 Бу көнне кич ике сәгатьтән артык барган очрашуда Рөстәм Зәки улы кабул ителгән өч меңнән артык (төгәлрәк әйтсәк, 3315) сорауның утызына җавап бирде. Сораулар тормышыбызның  төрле өлкәләренә кагылды. Сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, икътисад, авыл хуҗалыгы, төзекләндерү, юлларны ремонтлау һәм башка көнүзәк мәсьәләләр буенча сорауларга Президент анык һәм тәгаен җавап бирде. Кече шәһәрләр (Агыйдел, Бөре, Дүртөйле) проблемалары күтәрелде. Республика икътисадына инвес-тицияләр, яңа эш урыннары булдыру буенча алып барылган эшләр турында да эшлекле сөйләшү барды. Балтач районы гәзите мөхәрриренең республикада ел  башында үткәрелгән "Якташлар” проектына кагылып: "Сез бүгенге көн герое дип кемне исәплисез?” дигән соравына Президент: "Мин  гади хезмәт  кешеләрен — эшчеләрне һәм керәстияннәрне бүгенге көн геройлары дип исәплим. Мин аларга зур хөрмәт белән  карыйм. Гомумән, безнең республикада үзен эштә күрсәткән булдыклы кешеләр күп.  Сәләтле, талантлы яшьләр дә җитәрлек. Без аларны вакытында күрә белергә һәм үстерергә тиешбез. Алар — безнең кадрлар ресурсы”, — дип җаваплады. 
Сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы да берничә сорау бирелде. Республика башлыгы Башкортстан халкының сәламәтлеген саклауга ел саен зур суммада акча (узган елда, мәсәлән, 16 млрд сум) бүленүен әйтте. Әмма матди база ныгый барса да, бу тармакта реформа аксый әле. Иң беренче планга кеше факторы килеп баса. Табиблар халыкның сәламәтлеген саклау өчен барын да эшләргә бурычлы. Бигрәк тә авыруларга карата яхшы мөнәсәбәт, хөрмәт белән карау, игътибар, күңел биреп эшләү кирәк. Нәкъ менә шундый кешелек сыйфатлары җитми дәваханәләрдә.  Сораштырулардан күренүенчә, республика халкының яртысы диярлек  медицина хезмәтләндерүенең сыйфатыннан канәгать түгел, диде Президент һәм бу өлкәдә кичекмәстән тәртип булдырырга кирәклеген әйтте.
Туры бәйләнеш вакытында безнең районнан да сорау булды. Аны Чакмагыш телевидениесе директоры Эльвира Сөндекова бирде. Бәләкәй авылларда аз комплектлы мәктәпләрнең ябылуы һәм шуңа бәйле авылларның юкка чыгу куркынычы турындагы сорауга Рөстәм Хәмитов тулы һәм аңлаешлы итеп җавап бирде, шушы актуаль проблема буенча уй-фикерләрен җиткерде.
Рәшит Ганиев.

Просмотров: 582 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск