Воскресенье, 28.04.2024, 12:42

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Апрель » 15 » Малларны уңышлы кышлатып чыгарырга!
08:16
Малларны уңышлы кышлатып чыгарырга!
10 апрельдә муниципаль район хакимиятенең зур утырышлар залында терлекчелек буенча чираттагы район семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Аның эшендә хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар һәм ветеринар табиблар, участок ветврачлары, зоотехник-селекционерлар, хезмәтне саклау һәм техника хәвефсезлеге белгечләре, профсоюз комитеты рәисләре катнашты.
Тәүдә муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Алмаз Камалов терлекчелек тармагының агымдагы өч аендагы үсешенә йомгак ясады һәм икенче кварталга билгеләнгән бурычлар турында сөйләде.
– 2013 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә барлыгы 25451 сыер малы, шул исәптән 9170 баш савым сыеры исәпләнә, 1239 ат бар, – дип башлады сүзен Алмаз Венер улы һәм кайбер эш күрсәткечләре белән таныштырды.  —Сыер малы саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 260 башка кимеде (98,9 процент). Әгәр хуҗалыклар буенча анализ ясасак, җаваплылыгы чикләнгән "Байбулат” җәмгыятендә – 166, Ленин исемендәге кооператив-колхозда – 80, "Волга” кооперативында – 62, "Победа” кооперативында 12 башка кимеде. Шул ук вакытта җаваплылыгы чикләнгән "Юлдаш” җәмгыятендә – 50, "Алга”да – 33, "Герой”да – 18, Хуҗин исемендәге – 17, "Октябрь”дә – 17, "Заря” кооперативында 14 башка артты.
Атлар саны елдан-ел кими. Агымдагы елның 1 апреленә бу күрсәткеч 169га җитте. Җаваплылыгы чикләнгән "Юлдаш” җәмгыяте  (+20), "Үзәк” машина-технология станциясе (+29), "Победа” (+7), "Алга” (+6), Ленин исемендәге (+5) һәм "Волга” (+2) кооперативларыннан тыш башка хуҗалыклар минус белән чыктылар. "Базы” кооперативында ул – 114, "Герой”да – 86, "Заря”да – 9, "Байбулат” җәмгыятендә – 6, "Октябрь” кооперативында 4 башка кимеде.
3 айда малларны реализацияләү түбәндәгечә булды: һәркайсының уртача авырлыгы 477 килограмм булган 1072 симертелгән мал ит комбинатына озатылды, 819 мал (уртача авырлыгы 99 кг) халыкка сатылды, 341 мал (уртача авырлыгы 393 кг) суелды, башка чыгымнар – 564. Шулай итеп, барлыгы 2292 баш терлек реализацияләнде һәм төрле ихтыяҗларга тотынылды. Хөрмәтле җитәкчеләр һәм белгечләр, малларның кинәт кимүенә юл куймас өчен аларны сатуны яки төрле ихтыяҗларда куллануны, шулай ук хезмәт хакы исәбенә бирүне алдан ныклап планлаштыру зарур, ә моның өчен тотрыклы, планда каралган тәүлеклек артым алырга кирәк.
Агымдагы елның 3 аенда барлыгы 9951 тонна сөт җитештерелде. Бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 338 тоннага (үсеш – 103,5 процент) күбрәк. Дәүләткә 10694 тонна сөт сатылды (үсеш – 103,6 процент). Аның югары сортлысы – 55,5, беренче сортлысы – 49,2, икенче сортлысы – 0,7, сортсызы 0,1 процент тәшкил итте. Район буенча сөтнең уртача майлылыгы 4,04 процент булды, район хуҗалыклары моңардан зачет авырлыгында исәпләгәндә өстәмә рәвештә 3760 тонна сөт алдылар. Аксымлылыкның уртача күрсәткече — 3,01 процент.
Продукциянең сыйфаты турында сүз чыкканда шуны да әйтергә кирәк: БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2013 елның 14 гыйнварында чыгарылган 8 санлы боерыгына ярашлы, агымдагы елда сөтнең майлылыгы кимендә 3,4 процент һәм аксым буенча 3 процент булырга тиеш. Бу күрсәткечләр киләсе елда майлылык буенча – 3,6, аксым буенча – 3,1, 2015 елда шул тәртиптә 3,7 һәм 3,1 проценттан ким булырга тиеш түгел. 2016-2020 елларда бу саннар тагын да артачак, сөтнең майлылыгы – 3,85, ә аксымы 3,2 проценттан ким булмаска тиеш дигән таләпләр куела. Без киләчәктә бу югары күрсәткечләргә ничек ирешербез? Дөрес, әлегә шушы һәм сөтнең чисталыгы, әчелеге буенча күрсәткечләр начар түгел. Әмма киләчәктә продукциянең сыйфатын тагын да яхшырту буенча безгә бергәләп ныклап эшлисе бар әле. Бүген районда булган 33 сөтчелек фермасының алтысында сөт һаман да чиләкләргә савыла. Алар – "Октябрь” кооперативының беренче һәм икенче, Яңа Каръяуды, Югары Аташ, Калмашбаш, Рапат, Көсәкәй (бер бинада) һәм Сөрмәт (бер бинада) фермалары. Шулай ук "Октябрь” кооперативының беренче һәм икенче, Яңа Каръяуды, Ташкалмаш, Иске Бәшир фермаларының җәйге лагерьларында да сөт чиләккә савыла. Бу хуҗалыкларда ашыгыч рәвештә саву линияләре урнаштыру таләп ителә.
Район буенча һәр сыердан 1085 килограмм сөт савып алынды, бу 2012 елга караганда 56 килограммга артык. Уртача савым иң күбе җаваплылыгы чикләнгән "Байбулат” җәмгыятендә – 1740 килограмм. Аннан кала "Базы” – 1438 кг, "Заря” – 1374 кг, "Герой” кооперативында – 1196 кг. Калган хуҗалыкларда уртача сөт савып алу район күрсәткеченнән түбәнрәк.
 3 айда район буенча 1021 тонна терлек һәм кош ите җитештерелде һәм 800 тоннасы сатылды. "Чәрмәсән” кошчылык фабрикасы районда җитештерелгән барлык итнең 14,6 проценты кадәргесен җитештерде һәм 150 тонна тәшкил итте. Бу узган елдагыдан 88 тоннага кимрәк. Ит җитештерү "Бәхтизин” җәмгыятендә – 105, "Октябрь”дә – 120, "Победа”да – 105,6 һәм "Алга” кооперативында 100,1 процентка артты, ә калганнарында кимеде.
Үстереп җиткерүдәге (доращивание) барлык төркемнәр буенча алынган уртача тәүлеклек артым район буенча 662 грамм тәшкил итте. Иң зур артым "Заря” кооперативында – 817, "Байбулат” җәмгыятендә – 814, "Победа” да – 784, "Базы” кооперативында 777 грамм.
Агымдагы елның 3 аенда барлыгы 2391 бозау алынды. Бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 522 башка азрак.
 Апрель аенда – 742, майда – 753, июньдә – 663, июльдә 585 бозау алу көтелә. Һәр 100 сыерга 24 бозау туры килә. Төп көтүгә 559 тана кертелде, ягъни 7 процент туры килә.
Март аенда ясалма орлыкландыру буенча 2013 ел тәмамланды. Узган бер елда район буенча барлыгы 12222 сыер малы ясалма орлыкландырылды, бу элекке елдагыдан 61 башка артыграк. Моңардан шундый нәтиҗә көтәргә була: үрчем былтыргыдан күбрәк алыначак. Савым сыерларының һәм таналарның сакланышын тәэмин итү һәм сәламәт үрчем алу хәзер безнең төп бурыч булып тора. Малларның токымын, нәсел сыйфатларын яхшыртуны һәм аларның санын ишәйтүне ел дәвамында ныклы контрольдә тотарга кирәк. Алар – терлекчелек тармагының нигезе, киләчәге.
Ел саен БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре тарафыннан районның токымчылык белән шөгыльләнгән хуҗалыкларына барып тикшерүләр үткәрелә. Быел андый тикшерүләр районыбызның биш хуҗалыгында үткәрелде. Шушы уңайдан шуны кисәтеп куярга телим: токымлы маллар торышы токым стандартлары таләпләренә җавап бирергә тиеш. Барлык документларны тәртипкә китереп бетерү таләп ителә. Югарыда әй-телгән комиссиянең утырышын 15 апрельдә үткәрү планлаштырыла.
Җаваплы чор – мал кышлатуны тәмамлау һәм җәйге көтүлектә йөртүгә күчерү вакыты җитә. Шушы уңайдан барлык көтүлекләрне тик-
шереп чыгарга һәм аларны санитар нормаларга китерергә кирәк. Җәйге лагерьларда сөт саву җи-һазларын барларга, аларның нор-
маль эшләвен тикшерергә, малларны эчәр су белән тәэмин итәргә – бу мәшәкатьләр бүгенге кичектергесез бурычлар булып тора. Шулай ук җәйге терлекчелек бүлмәләрен әзерләү, тәртипкә китерү буенча өмәләр оештырырга кирәк. Җәйге лагерьларга күчү вакытында терлекчелек продукциясе җитештерүне киметергә тиеш түгелбез. Булган мал азыгының ышанычлы сакланышын һәм аларның рациональ файдаланылуын тәэмин итү дә эшебездә төп бурычлардан санала. 
Чыгыш ясаучы терлекчелек тармагы үсешенә кагылган башка мәсьәләләргә дә тукталды, сорауларга җавап бирде.
Аннары районның баш дәүләт ветеринар врачы Радмир Фәнил улы Ямалиев агымдагы елда район ветеринар хезмәт эшчәнлеге йомгаклары, токым эшләре буенча "Элита” муниципаль унитар предприятиесе  директоры Эльвира Радис кызы Сабирова малларның токымын яхшырту, авыл хуҗалыгы бүлегенең хезмәтне саклау буенча әйдәүче белгече Рәсим Рим улы Хаков хезмәткәрләргә язгы медицина тикшерүе үткәрелүе турында сөйләделәр. Авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фидрат Әсгать улы Мөхәммәдиев, хакимият баш-лыгының беренче урынбасары Ри-гат Нурый улы Хаҗиев семинар-киңәшмәдә әйтелгән мәсьәләләр, хәл ителәсе проблемалар буенча уй-фикерләрен җиткерделәр, ки-ләчәккә тәгаен бурычлар куйдылар. Семинар-киңәшмәдә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов катнашты.
Соңыннан агымдагы елның өч аенда хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкән коллективлар, аерым тер-лекчеләр Дипломнар, Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр. Ригат Нурый улы аларны тапшырганда ярыш алдынгыларына мактау сүзләре әйтеп, хезмәттә яңа уңышлар, ныклы сәламәтлек, имин тормыш теләде.
Рәшит Вахитов. 



Просмотров: 667 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск