Башкортстан Республикасы Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле һәм Чакмагыш районнары буенча бүлеге хәбәр итә:
Русия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсендә ярашлы, 1 Май – Яз һәм Хезмәт, 9 Май – Җиңү көне эш көннәре булып исәпләнелми, бәйрәм итәчәкбез.
"2013 елда ял көннәрен күчерү турында” Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 15 октябрендә кабул ителгән 1048 санлы карары белән 5 гыйнвар (шимбә) көне 2 майга (пәнҗешәмбе), 6 гыйнвар 3 майга (җомга) күчерелгән иде.
Шулай итеп, Башкортстан Республикасында, 2013 елда, бәйрәм көннәре булу сәбәпле, ял көннәре булып 1,2,3,4,5 һәм 9,10,11,12 май исәпләнә. 30 апрельдә (сишәмбе) һәм 8 майда (чәршәмбе) эш көне озынлыгы бер сәгатькә кими.
Русия Федерациясе Хезмәт кодексының 120нче маддәсенә нигезләнеп, ел саен бирелә торган төп һәм өстәмә түләүле ял биргәндә 1 һәм 9 май бәйрәм көннәре отпускның календарь көннәре исәбенә кертелми.