|
Главная » 2013 » Апрель » 30 » Кече кубок – чакмагышлыларда!
09:29 Кече кубок – чакмагышлыларда! |
"Татар КВН лигасының ачылыш кубогы” – Татарстанның башкаласында шушы көннәрдә (19-23 апрельдә) үткәрелгән уеннар шулай дип атала. Анда безнең районның егетләре һәм кызлары – шаяннар һәм тапкырлар клубы әгъзалары да чакырылган иде. Гала-концерт 22 апрельдә Казанның "Ак барс” Яшьләр үзәге концерт залында уздырылды. Бәйге-уеннарда Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан 15 команда катнашты һәм һәркайсы үз осталыгын күрсәтте. Безнең районның җыелма КВН командасы да анда сынатмады — уңышлы чыгыш ясап, икенче урынны алды. Кече кубок һәм Диплом – чакмагышлыларда! Шушы мәртәбәле бәйгедә зур җиңү яулап кайткан команда әгъзаларын әлеге уңышлары белән котлыйбыз! Раушан Зиннәтуллин, районның яшьләр советы рәисе.
|
Просмотров: 557 |
Добавил: bikmiew
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
|
Copyright MyCorp © 2024 |
|
|
|