Четверг, 02.05.2024, 19:19

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Апрель » 16 » Кагыйдәләрне төгәл үтәгез!
08:08
Кагыйдәләрне төгәл үтәгез!
Агымдагы елда (күрсәткечләр 11 апрельгә) район биләмәсендә 14 янгын һәм 11 янып китү очрагы теркәлде, моңардан 2 млн сумнан артык матди зыян килде. Ут-ялкында 3 кешенең гомере өзелде.
Узган елга караганда быел бу чорда районда янгыннар саны һәм анда һәлак булучылар шактый артты. Ут чыгуның төп сәбәпләре билгеле:  электр җиһазларын һәм челтәрен монтажлау һәм файдалану кагыйдәләрен бозу, шул исәптән электр үткәргечләренең искерүе һәм төзек булмавы, ут белән эш иткәндә һәм тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү һәм башкалар.
Хәзер, яз җиткәч, авылларны төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча өмәләр үткәрелә башлый. Кешеләрдә янгынга каршы хәвефсезлек культурасы тәрбияләү, янгын чыгуларны булдырмау һәм авылларны һәм хуҗалык итү субъектларын янгын чыгу куркынычына әзерләү максатында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте карары белән агымдагы елның 15 апреленнән 15 маена кадәр республикада янгын хәвефсезлеге айлыгы игълан ителде. Бу өлкәдә шушы вакытта янгыннарга бәйле хәлләрне тотрыкландыруга юнәлтелгән комплекслы чаралар планы расланды.
Билгеле булуынча, апрель һәм май янгын хәвефсезлеге буенча иң уңайсыз айлар булып исәпләнә. Янгыннарның күпчелеге шушы чорга туры килә. Май аенда нигездә урманнар, агач полосалары, торфлы җирләр яна, йорт янында, дача участокларында ут кабып китүләр ешая.
Янгын чыгуларны булдырмау һәм профилактика максатында муниципаль район хакимияте санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча махсус айлык игълан итте, анда комиссия составы, чараларны үтәү өчен җаваплы кешеләр, район үзәгендә чүп-чарны каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгару графигы һәм тәртибе билгеләнде.
Барыбыздан да югарыда әйтелгән карарларны үтәү буенча актив эшләү таләп ителә. Биләмәләрне чүп-чардан, үлән һәм агач яфрагыннан тазартканда янгын хәвефсезлеге тәэмин ителергә тиеш. Чүпне, коры үләнне, саламны, башка әйберләрне яндырырга ярамый, аларны полигонга чыгарарга кирәк. Бу эшләрне төгәл башкару районда янгын һәм экология торышына турыдан-туры йогынты ясый. Һәм, әлбәттә, авылларны, административ һәм сәнәгать биналарын беренче янгын сүндерү чаралары белән комплектларга кирәк.
Янгынга каршы хезмәт шул хакта кисәтә: хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәгез, төзекләндерү һәм чүп тазарту буенча эшләрне башкарганда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча чаралар күрегез. Ут чыгу, янып китү очракларын, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу фактларын күрсәгез, федераль янгын частеның диспетчерлык пунктына 01, 3-53-01 телефоннары яки кесә телефоны аша 112 санын җыеп, ашыгыч хезмәткә (бушлай) шылтыратыгыз.
Азат Сәетов, 
янгын сагының Чакмагыш
 гарнизоны начальнигы.

Просмотров: 545 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск