Четверг, 02.05.2024, 18:21

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Апрель » 25 » Көтеп алынган чәчү җитте
07:58
Көтеп алынган чәчү җитте
Керәстиян өчен үтә дә җаваплы һәм мәшәкатьле көннәр җитте – район басуларында язгы кыр эшләре башланды. Озакламый, җирләр әзер булгач та, бүген-иртәгә басуларга чәчү агрегатлары таккан тракторлар керәчәк. Районыбыз аграрийлары язгы чәчүгә нинди әзерлек белән килде – шушы сорауга муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы  Фидрат Әсгать улы Мөхәммәдиев җавап бирә.[
– Тәүдә шуны әйтеп үтәргә кирәк, быел табигать шартлары керәстиян өчен уңайлы килә: кыш буена күп итеп кар яуды, ул яз көннәрендә әкрен генә эреп, җирне дымга туендырды. Инде алдагысы хәерле булсын, дип телик. Соңгы еллардагы ике тапкыр килгән корылык авыл хуҗалыгы тармагына нык зыян китерде. Быел, ниһаять, басуларыбыз мул уңыш белән сөендерер, дип ышанабыз.
Бу ышаныч авыл эшчәннәренең ел әйләнәсенә тынгысыз һәм тырыш хезмәте белән ныгытыла. Әгәр тәгаен саннарга күз салсак, хуҗалыклар буенча язгы кыр эшләре чорына билгеләнгән эш планына ярашлы, биш көн эчендә 51 мең гектарда дым каплатырга тиешбез. Бу эштә 123 агрегат катнаша. Бер агрегатка тәүлеклек эш нормасы 84 гектар, 5 мең гектардагы җирләрне өстәмә эшкәртеп чыгарга, уҗым һәм күпьеллык үлән культураларын 16 мең гектарда өстәмә тукландырырга, 21,7 мең гектарда тырматырга кирәк булачак. Мондый эшләр район басуларында башланды да инде. Уҗым культуралары нигездә әйбәт кышлады, шулай да 575 гектарда кабаттан чәчәргә туры киләчәк. Алда – чәчү алды культивациясе, ул 31,8 мең гектарда планлаштырылды. Дымны туфракта мөмкин кадәр күбрәк саклап калу максатында үткәреләчәк агрочара – катоклау, ягъни җирне тыгызлап чыгу. Моны җиде көндә башкарып чыгу бурычы куела. Чәчү эшләренә тугыз көн бирелгән. Табигать шартларына карап, ул үзгәрергә дә мөмкин. Быел район буенча барлыгы 39282 гектарда иртә бөртекле һәм берьеллык үлән культуралары чәчеләчәк. Бу зур күләмле эшкә 65 чәчү агрегаты җәлеп ителә. Бер агрегатка билгеләнгән көндәлек норма – 66 гектар. Чәчүдән соң катоклауны сигез көндә 36,9 мең гектарда башкару планлаштырылды. Күпьеллык үләннәрне яңартуга, өстәмә чәчүгә (3,1 мең га) быел аеруча зур игътибар бирәчәкбез. Рапс культурасы 980 гектар җирдә урнаштырылачак.
Соңгы культуралар чәчү буенча да эш күләме зур гына. Туфрак эшкәртелгән җирләр әзерләнгәннән соң (культивация, чәчүгә кадәр һәм чәчүдән соң катоклау) 2221 гектарда шикәр чөгендере, 3433 гектарда көнбагыш, 5684 гектарда кукуруз һәм силос хәзерләү өчен башка культуралар, 977 гектарда ярма культуралары (карабодай) чәчеләчәк.
Чәчү өчен орлыклар җитәрлек күләмдә тупланды (бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар буенча – 15 мең 100 тонна), алар тиешле кондициягә җиткерелде, басуга чыгар алдыннан агуланды (бу эш әле дә дәвам итә). Быел орлыкларның репродукция күрсәткечләре тагын да яхшырды, яңа сортлы һәм супер элита орлыклары кайтарылды. Сабанашлык бодаеның "Экадо” (70 т), "Ватан”ның һәм "Салават Юлаев” сортлары (10ар т.), солының "Рысак” сортлылары (2 т.) алынды. Орлыкларны яңарту бүген дә дәвам итә.
Минераль ашламалар хәзер барлык хуҗалыкларда да кайтарыла. Әгәр былтыр район буенча һәр гектар сөренте җиргә исәпләгәндә 42,9 килограмм тәэсир итүче матдә исәбеннән минераль ашлама кертелгән булса, агымдагы елда исә ул 44,3 килограммга җитте. Килешүдә билгеләнгән күләмдә ашлама ташу дәвам итә. Ашлама белән беррәттән, хуҗалыкларга ягулык-майлау материаллары да ташыла. Бу өлкәдә дә авыл эшчәннәренә дәүләт ярдәме сизелерлек булачак.
Аңлашыла, басу эшләрендә техникасыз бер эш тә аткарып булмый. Игенчеләрнең төп ярдәмчесе, тарту көче булган тракторларны һәм башка авыл хуҗалыгы машиналарын, тагылма агрегатларны язгы чәчүгә әзерләү көздән башланды, алар ремонтланып көйләнде, март, апрель айларында дәүләт техник тикшерүе үткәрелде. Быелгы язгы чәчүдә район буенча барлыгы 502 тәгәрмәчле һәм чылбырлы трактор катнаша, шуның 62се керәстиян-фермер хуҗалыклары карамагында. Шунысы шатлыклы, искергән техника елдан-ел яңарып тора, заманча техника кайтарыла. Быел беренче кварталда гына да 13 миллион сумлык яңа техника сатып алдынды. Шушы көннәрдә "Алга” кооперативына "Джон-Дир” чәчү комплексы кайтачак. Хәзер андый чәчү комплекслары район хуҗалыкларында егерме җидегә җитә.
Менә шушы көч белән районыбыз игенчеләре яңа уңышка нигез салачак. Көннәр җылынып,туфрак өлгерү белән басуларда язгы кыр эшләре киң җәелдереләчәк. Тракторлар тырмага төштеләр, уҗым культуралары тукландырыла.Озакламый культивациягә, аннары дәррәү чәчүгә дә төшәчәкбез. Алда зур күләмле эшләр тора. Механизаторлар, шоферлар, башка һөнәр ияләре, белгечләр белән берлектә чәчүне оптималь срокларда һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгарга тиешбез. Моның өчен хезмәт коллективларында язгы кыр эшләрендә катнашучылар өчен тиешле эш шартларын булдыру мөһим. Вакытның кадерен белеп җитештерүчәнлелеккә ирешү, дымны мөмкин кадәр туфракта саклап калу өчен зур тырышлык, белем һәм осталык салып эшләү – игенченең намус эше. Һәм, әлбәттә, кызу эш вакытында беренче чиратта үз-үзебезне һәм бер-беребезне сакларга, һәр урында техника хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә бурычлыбыз. Шулай бергәләп тырышсак, зур көч салсак, чәчүне 15-20 көн эчендә тәмамлап, киләсе уңышка ныклы нигез салырбыз. Безнең бүгенге тырышлыклар, һичшиксез, көзгә мул уңыш булып кайтыр, өстәлләребезгә күпереп пешкән тәмле икмәк, башка ризык булып килер.
Рәшит Вахитов  язып алды.


Просмотров: 722 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск