Шимбә, 4 майда, Сыйрышбаш авылының төньяк-көнбатыш өлешендә, халык телендә Аркылы тау дип аталган калкулык итәгендә элек шаулап үскән имәнлекне тергезү акциясе оештырыла. Сәгать 11дә башланачак әлеге чарада табигатебез иминлеге өчен битараф булмаган һәр райондашларыбыз, бигрәк тә сыйрышбашлылар һәм шушы авылдан чыккан кешеләр актив катнашыр, дип өметләнәбез. Киләчәктә күкрәп үскән имәнлек туган җиребезне матурлар, эчәр суларыбызны сафландырыр, күңелләребезгә хозурлык өстәр, дип ышанабыз.
|